Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ТУҢГА СӨРҮ УДАРНИКЛАРЫ

Район игенчеләре булачак уңышка йогынты ясаучы тагын бер кампанияне уңышлы уздырдылар - туңга сөрүне үз вакытында тәмамладылар. Быелгы көзнең һава торышын уңайлы булды дип әйтеп булмый, яңгырлар яву сәбәпле, механизаторларга эшләрен әледән-әле туктатып торырга туры килде. Әмма тәҗрибә һәм барлык агрочараларны җирне туңдырганчы тәмамларга омтылуның нәтиҗәсе күз алдында - басулар...

Район игенчеләре булачак уңышка йогынты ясаучы тагын бер кампанияне уңышлы уздырдылар - туңга сөрүне үз вакытында тәмамладылар.
Быелгы көзнең һава торышын уңайлы булды дип әйтеп булмый, яңгырлар яву сәбәпле, механизаторларга эшләрен әледән-әле туктатып торырга туры килде. Әмма тәҗрибә һәм барлык агрочараларны җирне туңдырганчы тәмамларга омтылуның нәтиҗәсе күз алдында - басулар язгы чәчү өчен әзерләп калдырылды.
Районда авыл хуҗалыгы алдынгылары хезмәтен премияләр белән билгеләп үтү кебек күркәм традиция кертелде. Язгы чәчүдә, урып-җыюда да шулай булды, туңга сөрү ударниклары да игътибар үзәгеннән читтә калмады - алар да, беренче көннәрдән башлап, хезмәт ярышы шартлары нигезендә 1000 сумлык премиягә сертификатлар ала башладылар. Ә иң җитезләр исә икешәр һәм аннан да күбрәк премиягә лаек булды. Хәзер туңга сөрүдәге эшләргә йомгак ясауның соңгы этабы башланды. Узган атна азагында агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Биектау райкомы рәисе Тәбрис Галәветдинов һәм авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсенең икътисади мәсьәләләр буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина дүрт хуҗалыкта булдылар һәм иң яхшы механизаторларга югары җитештерүчәнлек белән эшләгән өчен премияләр тапшырдылар. Бу юлы аларның маршруты "Татмелиорация-Агро", "Битаман", "Суыксу", һәм "Мәмдәл" җаваплылыгы чикле ширкәтләре аша узды.
"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте - хуҗалык эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә тотрыклы рәвештә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүче хуҗалык. Аның җитәкчесе Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитов терлекчелектә һәм үсемлекчелектә ирешкән уңышлары өчен район башлыгы кулыннан берничә тапкыр Күчмә кубок алды. Ул үзе җитәкчелек иткән коллективта эшләүчеләрнең үз хуҗалыкларында гына түгел, район күләмендә дә яхшы нәти-җәләргә ирешүләренә сөе-нә. Хуҗалыгындагы алдынгыларны бүләк-ләячәкләре турында белгәч, ул хөрмәтле механизаторлар өчен бәй-рәм табыны әзерләргә куша. Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач, алдынгыларны ашханәгә чакырдылар.
Район күләмендә җиңүче-ләр арасында Битаманның биш механизаторы бар. Болар - Әхәт Хәлиуллин, Рамазан Җамалиев, Дамир Кәлимуллин, Айрат Ибраһимов, Самат Хәкимуллин. Алар арасында иң тәҗрибәлесе - Рамазан Җамалиев, аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Бу ир-атлар барысы да - хуҗалыкның төп терәге, алар язгы чәчү башлану белән үк басуга чыгалар һәм агрочаралар комплексын соңгылар булып тәмамлыйлар.
"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 4 механизатор: абыйлы-энеле Илнар белән Динар Зариповлар, Альберт Мифтахов һәм Фидаил Идрисов иң яхшылар дип танылдылар. Хуҗалыкта туфракны көзге эшкәртү 2700 гектар мәйданда уздырылган. Иң югары эшләнеш Динар Зариповта, аның күрсәткече 1039 гектар. Абыйлы-энеле Зариповлар бирегә көн саен Яшел Үзән районыннан килеп йөриләр, беренче елларын гына эшлиләр, механизаторларга мөнәсәбәт яхшы, диләр. Җитәкчеләр дә алар эшеннән канәгать.
Бу көнне премия алучылар арасыннан Фидаил Идрисовның туган көне иде, хуҗалык җитәкчесе Радик Евдокимов аны гомер бәйрәме белән котлады һәм картина бүләк итте.

Рәсемнәр: Битаманнан Ә.Хәлиуллин, Р.Җамалиев, Д.Кәлимуллин, А. Ибраһимов.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев