Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Соңгы кыңгырау чыңнары – күңелләрнең моңнары

Соңгы кыңгырауны бөтенхалык бәйрәме дисәң дә була, чөнки бу көнне мәктәпкә укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә бәлки авылның башка кешеләре дә килә. Соңгы кыңгырау һәркемнең дә тормышында була торган дулкынландыргыч вакыйга, шуңа күрә ул һәрвакытта да күңел түрендәге хатирәләрне яңарта. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карагач, еракта калган яшьлек еллары,...

Соңгы кыңгырауны бөтенхалык бәйрәме дисәң дә була, чөнки бу көнне мәктәпкә укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә бәлки авылның башка кешеләре дә килә.

Соңгы кыңгырау һәркемнең дә тормышында була торган дулкынландыргыч вакыйга, шуңа күрә ул һәрвакытта да күңел түрендәге хатирәләрне яңарта. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карагач, еракта калган яшьлек еллары, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар белән хушлашкан күз яшьле мизгелләр искә төшә. Бүгенге соңгы кыңгырау узган гасыр азагында булганнарыннан аерылып тора, әлбәттә. Заманның техник һәм матди мөмкинлекләре аны шактый үзгәртте, матурлатты. Тик бер нәрсә беркайчан да үзгәрми - бу бәйрәм һәрвакытта да якты моңсулыгы, күңелләрне сафландыра торган күз яшьләре белән истә кала. Быел 29 укучы олы тормышка аяк басачак 2 нче Биектау мәктәбендә дә шулай булды.

Алар барысы да сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Хисмәтуллина һәм Алия Миндубаева белән бергә мәктәп каршындагы мәйданны, кулны-кулга тотынып, әйләнеп уздылар һәм бер сафка тезелделәр. Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, беренче сыйныф укучыларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр, күбә-ләкләрдәй җилкенә-җилкенә, мәктәп вальсына бөтерелделәр. Һавага төрле төстәге бик күп шарлар һәм күгәрченнәр очырдылар. Алкышлар, хуплап кычкырган тавышлар яңгырады. Укучылар үзләре елмая, ә күзләрендә моңсулык. Балачактан өлкән тормышка чыгаручы күперне узулары җиңел түгел шул!

- Бүген мәктәп кыңгыравы сезне соңгы тапкыр дәрескә чакыра, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныфларына мәктәп директоры Фаил Абдрахманов. - Бу бәйрәмне бик вакытлы дип тә әйтеп булмыйдыр, чөнки алда имтиханнар көтә. Әмма элек-электән шулай килгән инде: укытучылар сезгә унбер ел буена белем бирделәр, тәрбияләделәр, ә хәзер алар белән хушлашыр, алган белемнәрне кулланып, алга барыр чак җитте. Чын күңелемнән һәркайсыгызның да тормышта үз урынын табуын телим.

Тантана хуҗаларына карата изге, матур теләкләр белән мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәдҗанов, Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Елена Филинова мөрәҗәгать итте. Ата-аналар исеменнән Галина Зарипова чыгыш ясады. Беренче сыйныфлар эчтәлекле әдәби монтаж әзерләгәннәр, аларның төп теләге бигрәк тә мөһим: "Кызыктырып алдый торган нәрсәләргә бирешмәгез, сез хәзер - мәктәп тәмамлаучылар" ("Не поддавайтесь на соблазны, вы теперь - выпускники"), - диделәр алар. Үз чиратларында унберенче сыйныфлар да кечке-нәләргә һәм барлык укучыларга теләкләрен җиткерделәр: "Мәктәпне саклагыз һәм укытучыларны яратыгыз". Алар барлык укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр, беренче укытучылары Лидия Николашина, Марина Тимохина, Наталья Филиппованы да онытмадылар.

2013 елда мәктәп тәмамлаучылар кемнәр соң алар, һәм аларның киләчәккә планнары нинди?

- 11 А сыйныфына мин җиде ел җитәкчелек иттем. Балалар белән аерылышуы бик кыен. Барысы өчен дә борчылам, үземнең улым Рәис тә шулар арасында бит, - диде Гөлшат Хисмәтуллина. - Укучыларым тырыш, эш сөючән һәм шәфкатьлеләр. Бу балалар үз вакытында яхшы совет тәрбиясе алган буын әти-әниләрнеке: алар өлкән-нәрне хөрмәт итәләр, кечкенәләрне кыерсытмыйлар. Яхшы белем алдылар, медальгә ике дәгъвачы бар. Алдан биреп караган имтиханнарны да яхшы тапшырдылар, аларның барысы да БДИны уңышлы тапшырыр дип өметләнәм. Барысы да диярлек укуларын вузларда дәвам итәргә телиләр, аларга хыялларының тормышка ашуын телим.

11 Б сыйныфы укучысы Айсылу Газизуллина, шат һәм көр күңелле булырга тырышса да, вакыты белән дулкынлануын яшерә алмады, бу аның тавышында сизелде.

- Сүз дә юк, бүген бик тә моңсу, чөнки тормышыбызның иң әһәмиятле, кызыклы вакыйгалары мәктәп һәм безнең өчен икенче әти-әниләргә әверелгән укытучылар белән бәйләнгән, - диде ул. - Хәзер бар көчне БДИ тапшыруга тупларга кирәк. Казан университетының юридик факультетына укырга керергә, аны уңышлы тәмамларга, лаеклы эш табарга, кияүгә чыгарга, балалар үстерергә һәм аларны үземнең яраткан мәктәбемә укырга алып килергә телим.

- Соңгы кыңгырау көне шулкадәр дә моңсу булыр дип күз алдыма да китермәгән идем, - ди 11 А сыйныфыннан Диләрә Хәйруллина. - Тулысынча йомшарырга мөмкинлек юк, чөнки алда БДИ көтә. Укуымны вузда дәвам итәргә телим. Без әти-әнием белән күпләгән вариантларны карадык һәм энергоуниверситетта тукталдык, чөнки энергетика - перспективалы тармак, анда әзерлекле белгечләр һәрвакыт кирәк булачак дип уйлыйм.

... Менә соңгы кыңгырау чылтырый. Салават Абдуллаҗанов җиңел генә иң өстенә беренче сыйныфны тәмамлаучы кызчык Диана Чаплыгинаны утыртты һәм алар мәйдан буйлап кыңгырауны чыңлата-чыңлата әйләнеш ясадылар. Соң-гы кыңгырау чыңы Биектау егетләренә һәм кызларына яңа танышулар, сынаулар, шатлык-борчулар белән тулы зур мөстәкыйль тормышка старт бирә. Язмыш аларга мәрхәмәтле булсын, тормыш юлларында акыллы, зирәк, олы йөрәкле кешеләр генә очрасын, борчуларга караганда шатлыклар күбрәк булсын иде. Бәхетле булыгыз, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Белешмә

2013 елда район мәктәпләрен 228 укучы тәмамлый, былтыр 209 булган.

Тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучылар саны - 464, 2012 елда - 472.

Хәзерге вакытта 1 нче сыйныфта 405 бала укый, яңа уку елында 430 бала булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев