Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Шәпшедә “яшел урак” көйле бара

"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара, механизаторлар, хуҗалыктагы терлекләргә кышка мул азык запасы туплау өчен, зур җаваплылык хисе тоеп эшлиләр. Бүген биредә төп көчләр сенаж салуга юнәлтелгән. Моның өчен 767 гектар күпьеллык үлән урылачак, ә 536 гектар үлән мәйданы печән әзерләү өчен билгеләнгән. Терлекләрне...

"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара, механизаторлар, хуҗалыктагы терлекләргә кышка мул азык запасы туплау өчен, зур җаваплылык хисе тоеп эшлиләр.
Бүген биредә төп көчләр сенаж салуга юнәлтелгән. Моның өчен 767 гектар күпьеллык үлән урылачак, ә 536 гектар үлән мәйданы печән әзерләү өчен билгеләнгән. Терлекләрне тулысынча тәэмин итү өчен 10189 тонна сенаж салырга кирәк.
Күпьеллык үләннәрне уруда тизләтелгән темплар белән Сергей Симонов һәм Владимир Порфильев эшли. Механизаторларның икесе дә зур эш тәҗрибәсенә ия, техникадан оста һәм сакчыл файдаланып, югары җитештерүчәнлекне тәэмин итәләр. Алар "СLAAS" фирмасының "Вольто-770" ургычлары белән эшлиләр, көн саен көндәлек йөкләмәләрен арттырып үтиләр. Александр Семеновка "МакДон" агрегатын ышанып тапшырганнар, ул да хуҗалыкта гына түгел, районда да нәтиҗәле эшли белүче намуслы механизатор буларак танылган.
Белгечләр сүзләренә караганда, бер "МакДон" җитештерүчәнлеге буенча 6 "Нива" комбайнын, яки 10 "ЖРБ" ургычын алыштыра икән. Мондый техниканы "Серп и молот" ширкәтендә берничә ел элек сатып алганнар, шуңа күрә биредә азык культураларын, шулай ук бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюда да тизләтелгән темпларга гаҗәпләнерлек түгел.
Кипшетелгән урылган яшел массаны җыюны "Ягуар"да - Геннадий Марфин һәм "Полесье"да Анатолий Семенов алып бара. Зур тәҗри-бәле механизаторлар азык әзерләү өчен матур, кояшлы көннәрне кулдан ычкындырмаска тырышалар. Алар көн саен норманы 1,5 тапкырга һәм аннан да күбрәккә арттырып үтиләр.
Яшел массаны 8 берәмлек транспорт ташый. Алар агрегатларның өзлексез эшләвен тәэмин итәләр. Сыерлардан югары продукция алу өчен сыйфатлы азык кирәк, шуңа күрә сенаж барлык технологик таләпләрне үтәп салына.
План буенча 962 тонна печән җыярга кирәк, әлегә саклауда 180 тонна. Бу эш дәвам итә. Печән тыгызлауда Сергей Семенов һәм Александр Симонов эшлиләр.
Билгеле булганча, Шәпшедә савым сыерлары ел тәүлеге буена фермаларда асрала, берничә ел элек биредә җәйге лагерьлардан баш тарттылар. Шуңа күрә сыерларны ел тәүлеге буена тулы рацион белән тукландырырга кирәк. Бу җаваплы эш Николай Курмаковка йөкләнгән. Ул зур булмаган "Т-30" тракторында эшли, малларны сыйфатлы азык белән тәэмин итә.
"Серп и молот" ширкәтендә бер шартлы баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге тупларга планлаштыралар. Бу җаваплы бурыч, шулай да механизаторларның тәҗрибәсе, осталыгы, иң мөһиме - җаваплылыгы һәм җитәкчеләр, белгечләрнең эшне алдан уйлап оештыра белү осталыгы планнарның үтәләчәгенә шик калдырмый.

Рәсемнәрдә: хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары - бертуган Анатолий һәм Александр Семеновлар; яшел уракта катнашучылар.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев