Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сазлык урынында әкият

Районны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре тукталып тормый. Сабантуй алдыннан ункөнлек игълан ителгән иде һәм бу көннәрдә район үзәге, Биектау авылы һәм авыл җирлекләре күзгә күренеп үзгәрделәр. Кунак көткән-дә бөтен җирдә дә тәртип урнаштырыла бит. Биектау авылы уртасында, сәүдә үзәкләре урнашкан урам чатында башта таштан корылган бик матур мәйданчык барлыкка килде....

Районны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре тукталып тормый. Сабантуй алдыннан ункөнлек игълан ителгән иде һәм бу көннәрдә район үзәге, Биектау авылы һәм авыл җирлекләре күзгә күренеп үзгәрделәр. Кунак көткән-дә бөтен җирдә дә тәртип урнаштырыла бит.

Биектау авылы уртасында, сәүдә үзәкләре урнашкан урам чатында башта таштан корылган бик матур мәйданчык барлыкка килде. Тиздән анда авыл күренешләре - җыйнак-матур йортлар, тегермән, арба пәйда булды. Бу күркәмлекне тормышка ашыручы - эшмәкәр Марат Һидиятуллин гаиләсе. Власть вәкилләре белән сөйләшеп, ул бернинди корылма булмаган, буш яткан шыксыз урынны төзекләндерү эшенә керешә. Башта "сәхнә" барлыкка килә, аңынчы монда экскаватор да эшләп алган, белгечләр дә хезмәт куйганнар - ташларны, бер-берсенә беркетеп, тоташтыра барганнар һәм гаҗәеп күңелле түгәрәк хасил булган. Мондый хозурлыкны булдыручыларның халыкка Биектауның борынгы авыл икәнлеген, аның биредә, Себер юлы буенча XVII нче гасыр башында ук урнашканлыгын искәртәселәре, шулай ук район кешеләрен шушындый гүзәл күренеш белән куандырасылары килгән. Әйе, чыннан да шәп килеп чыккан!

Гөлләр чәчәк ата башлагач, үләннәрдән йомшак яшел келәм җәелгәч, бу урын әле тагын да күркәмләнеп һәм ямьләнеп китәчәк. Эшмәкәр шушында ук берничә декоратив туя агачы утыртырга да җыена.

Әле күптән түгел генә бу ташландык урын иде. Бүген анда матур «авыл» үсеп чыкты. Айзат Җәлилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев