Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Районга депутатлар килде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күчмә утырышына әзерлек кысаларында социаль сәясәт комиссиясе әгъзалары безнең районга килде. Аларны сәламәтлек саклау учреждениеләре кызыксындырды, чөнки парламент әгъзалары Татарстанда башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм санаторий-курорт учреждениеләрендә эшләүче гражданнарга медицина реабилитациясен оештыру мәсьәләсендә гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы законнарның ничек тормышка ашырылуын тикшерәчәкләр. Биектау районында депутатлар Әлдермеш...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күчмә утырышына әзерлек кысаларында социаль сәясәт комиссиясе әгъзалары безнең районга килде.

Аларны сәламәтлек саклау учреждениеләре кызыксындырды, чөнки парламент әгъзалары Татарстанда башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм санаторий-курорт учреждениеләрендә эшләүче гражданнарга медицина реабилитациясен оештыру мәсьәләсендә гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы законнарның ничек тормышка ашырылуын тикшерәчәкләр.

Биектау районында депутатлар Әлдермеш фельдшер-акушерлык пунктында һәм районның үзәк больницасында булдылар.

Фельдшер Илсөя Усманова начар шартларда эшләми - фельдшер-акушерлык пункты кирпечтән төзелгән әйбәт балалар бакчасының бер өлешен биләп тора. Авыруларны кабул итү бүлмәсе дә, физиотерапия кабинеты да бар. Фельдшер биш йөздән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пунктының җиһазларын яңартасы, су агып торган тишек түбәсен ремонтлыйсы бар. И.Усманова тәҗрибәле медицина хезмәткәре булса да, авыл кешеләре табиблар киңәшләренә мохтаҗ һәм аларның Әлдермешкә килеп кабул итүләрен телиләр.

Биектау район үзәк больницасында муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм баш табиб Илдар Шәрипов делегацияне поликлиника белән таныштырдылар, яңа җиһазлар кайтарылу, реконструкция уздырылу, шуның нәтиҗәсендә регистратурада, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, кабул итү бүлекләрендә эш шартлары яхшыру турында сөйләделәр. Парламент әгъзалары белән очрашу барышында районның сәламәтлек саклау өлкәсендәге төп проблемалары да яктыртылды. Поликлиниканы киңәйтү ихтыяҗы сизелә, ә моның өчен республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ризалыгы һәм депутатлар ярдәме кирәк.

Башлангыч медицина ярдәменең торышын өйрәнүгә багышланган очрашуга йомгак ясап, ТРның Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда депутатлар мондый проблемалардан читтә кала алмыйлар, дип белдерде. "ТР Президенты республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сәламәтлек саклау өлкәсендәге бу мәсьәләгә игътибар итәргә дигән җитди бурыч йөкләде", - диде ул.

Социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Светлана Захарова 2012 нче елда сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы тәмамлана һәм ул, ни кызганыч, барлык дәвалау учреждениеләренә дә кагылмады, дип билгеләп үтте. "Республикада күп кенә сәламәтлек саклау учреждениеләре, бигрәк тә башлангыч звено, реконструкция-ләүгә һәм агымдагы ремонтка мохтаҗ", - диде ул.

Амбулатор-поликлиника челтәрен һәм фельдшер-акушерлык пунктларын реконструкцияләү, ремонтлау һәм җиһазлау, кадрлар белән тәэмин итү буенча республика программасын эшләү килеп туган хәлдән чыгу юлы булыр иде.

Рәсемнәрдә: депутатлар район больницасында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев