Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Приз үз иясен тапты

"Биектау хәбәрләре" -"Высокогорские вести" газетасы редакциясе үзенә язылучылар арасында призлар уйнатты. Квитанцияләрнең күчермәләре 20 декабрьгә кадәр кабул ителде. Шушы көнгә кадәр аларны берничә дистә кеше китерде. Призлар уйнатуда филиал директоры Габдулла Галәмов җитәкчелегендә район газетасы, "Биектау FM" радиосы хезмәткәрләре составындагы комиссия катнашты. Квитанцияләр салынган барабанны әйләндерергә 1 нче Биектау урта...

"Биектау хәбәрләре" -"Высокогорские вести" газетасы редакциясе үзенә язылучылар арасында призлар уйнатты.

Квитанцияләрнең күчермәләре 20 декабрьгә кадәр кабул ителде. Шушы көнгә кадәр аларны берничә дистә кеше китерде. Призлар уйнатуда филиал директоры Габдулла Галәмов җитәкчелегендә район газетасы, "Биектау FM" радиосы хезмәткәрләре составындагы комиссия катнашты. Квитанцияләр салынган барабанны әйләндерергә 1 нче Биектау урта мәктәбенең 4 нче сыйныф кызлары Анастасия Харитонова белән Азалия Шәйдуллина чакырылды. Әллә ни катлаулылыгы булмаган әлеге бурычны алар бернинди авырлыксыз башкардылар - барабаннан бер-бер артлы өч бирка тартып чыгардылар. Аларны ачкач, без өч җиңүченең кемнәр булуын белдек.

Төп приз - җылы юрган - Яңавыл авылыннан газетаны күп еллардан бирле алдыручы, элекке укытучы Хәнифә Мөхәммәтгали кызы Габитовага эләкте.

Икенче приз Людмила Муринага туры килде. Ул Биектау авылында яши, Каменкада туберкулез больницасында шәфкать туташы булып эшли. Ул 2014 елның беренче яртыеллыгында район газетасы аша 400 сумлык теләсә нинди котлау бирү хокукын яулады.

Өченче приз хуҗасы - газетаның даими укучысы Фәния Әскәрова. Ул газетада 200 сумга теләсә нинди игълан урнаштыра ала.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Уйнатуда катнашучы һәр-кемгә газетага игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да Яңа елда күтәренке кәеф, изге гамәлләрегездә уңышлар, тормышыгызның имин булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев