Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә

Биектау районы полиция бүлегендә эшләүче ике участок вәкиле тиздән өй туе уздырачак. Бүген алар өчен төзелә торган йортларны, русчалатып әйтсәк, "два в одном" дияргә мөмкин, чөнки эш һәм яшәү урыны бергә булачак. Татарстанда тормышка ашырыла башлаган уникаль программа буенча полициянең участок пунктын һәм эш урыныннан бирелә торган торакны үз эченә...

Биектау районы полиция бүлегендә эшләүче ике участок вәкиле тиздән өй туе уздырачак. Бүген алар өчен төзелә торган йортларны, русчалатып әйтсәк, "два в одном" дияргә мөмкин, чөнки эш һәм яшәү урыны бергә булачак.

Татарстанда тормышка ашырыла башлаган уникаль программа буенча полициянең участок пунктын һәм эш урыныннан бирелә торган торакны үз эченә алган типовой модульле йортлар торгызыла. Узган ел безнең районда Дачное поселогында һәм Шигали авылында шундый йортлар төзелә башлады. Аларга инде суүткәргеч сузылган, канализация чокырлары ясалган, эчке ягын тәртипкә китерәсе һәм мебель алып куясы гына калган. Электр һәм газ уздыру өчен документлар әзер. Тышкы яктан йортлар шактый матур күренә. Бер ягыннан квартирага керәсең, икенче ягыннан - полиция терәк пунктына. Мондый йортлар республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына төзелә.

Билгеле булганча, участок вәкиленең эше тынгысыз һәм борчулы. Хезмәт вазифалары буенча ул кешеләргә якын тора һәм үзенә беркетелгән территориядәге халыкны яхшы белергә тиеш. Безнең районда авыл участковыйлары өчен беренче йортларның Дачное һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә төзелүе бер дә очраклы түгел. Халык саны ягыннан алар иң зурлар булмасалар да, бу шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны санала, биредә бакчачылык ширкәтләре дә байтак, табигате дә матур. Мондый зур территориядә тәртип урнаштыру җиңел эш түгел.

Йортларны быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2013 ел азагына кадәр республикада участок вәкилләре өчен 80нән артык йорт салыначак. 2014-2016 елларда тагын 106 йорт төзеләчәк. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Шигалида һәм Дачноеда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Россия Эчке эшләр бүлегенең "Биектау" муниципаль-ара бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов булды. Төзелеш барышын алар контрольдә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев