Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Мәктәпләр өчен үстерелгән уңыш

"Каенлык" ширкәтендә икенче ел инде бәрәңге укучылар ярдәмендә үстерелә. Балалар график нигезендә сыйныф җитәкчеләре белән бергә бәрәңге әзерләргә басуга чыгалар. Эш ике сменада оештырылган: иртәдән төшкә кадәр һәм төштән соң 17 сәгатькә кадәр. Быел барлыгы 470 тонна бәрәңге җыярга кирәк, шуның 360 тоннасы орлыкка, 110ы азык-төлек ихтыяҗларына китәчәк. Мәгариф учреждениеләренең...

"Каенлык" ширкәтендә икенче ел инде бәрәңге укучылар ярдәмендә үстерелә. Балалар график нигезендә сыйныф җитәкчеләре белән бергә бәрәңге әзерләргә басуга чыгалар.

Эш ике сменада оештырылган: иртәдән төшкә кадәр һәм төштән соң 17 сәгатькә кадәр. Быел барлыгы 470 тонна бәрәңге җыярга кирәк, шуның 360 тоннасы орлыкка, 110ы азык-төлек ихтыяҗларына китәчәк.

Мәгариф учреждениеләренең 4320 баланы тукландыручы ашханәләрен тәэмин итү өчен уку елына барлыгы 110 тонна бәрәңге кирәк булачак. Эшне унынчы сентябрьдә башлап җибәргәннәр һәм, көннәр әйбәт торса, барлык уңышны 15 көндә җыеп алырга планлаштыралар. Атна башына 136 тонна бәрәңге орлыкка, 68 тонна - ашау өчен җыелган. Басуда махсус техника - ике йөк машинасы һәм бер трактор эшли. Балалар басуга да чыгалар, укуларын да калдырмыйлар, шуңа күрә белем бирү тукталып тормый.

Биектау районының мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов сүзлә-ренә караганда, Мүлмә, Бөреле һәм Олы Кавал укучылары эшне бигрәк тә әйбәт башкаралар.

Укучыларның уңышны ничек җыюлары турында Олы Кавал мәктәбе директоры Нәгыйм Зәбиров та үз фикерен әйтте:

- Бергәләп бәрәңге алу - бик файдалы шөгыль. Аннары без уңыш та алабыз, балаларны да тәр-биялибез: аларны оешканлыкка, тупланганлыкка, бердәм эшләргә өйрәтәбез. Хәзер колхозлар юк, әмма басуда барыбер эшләргә кирәк. Уңышны җыеп алуда күмәкләшеп эшләү балаларның үзләренә дә ошый. Җыелышып, автобуста бергә баралар, эштән соң алдан әзерләп куелган ризыклар белән тамак ялгыйлар. Бер көндә без үзебезне кышка җитәрлек бәрәңге белән тәэмин иттек, хәзер инде башка мәктәпләргә булышабыз. Кыш җиткәч, базны ачып, аннан тәмле ашлар әзерләрлек яшелчә алу мөмкинлегебез булу күңелләрне тынычландырып җибәрә.

Бәрәңгене юкка гына "икенче икмәк" дип йөртмиләр, аны һәркем ярата, ул беркайчан да туйдырмый һәм көндәлек туклануыбызда икмәктән кала мөһим урын алып тора. Ә инде уңыш үз кулларың белән җыеп алынган булса, ул тагын да тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев