Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Килеп җитте Сабантуй, бүләгеңне әзерләп куй!

Һәр авылда Сабантуй булачагы бер атна алдан сизелә башлый. Хәер, җәйне болай да бөтен кеше көтеп ала, чөнки бу вакытка язгы кыр эшләре тәмамлана, димәк, сабан бәйрәме җитә. Уңыш хакына басуларда тир түккән механизаторлар мондый игътибарга лаек. Сабантуйга әзерлек алдан ук башлана: һәр гаилә йортын, каралты-курасын тәртипкә китерә, капка-коймаларын буйый,...

Һәр авылда Сабантуй булачагы бер атна алдан сизелә башлый. Хәер, җәйне болай да бөтен кеше көтеп ала, чөнки бу вакытка язгы кыр эшләре тәмамлана, димәк, сабан бәйрәме җитә. Уңыш хакына басуларда тир түккән механизаторлар мондый игътибарга лаек. Сабантуйга әзерлек алдан ук башлана: һәр гаилә йортын, каралты-курасын тәртипкә китерә, капка-коймаларын буйый, урамнарны, спорт мәйданчыкларын, Сабантуй мәйданы булачак урыннарны тәртипкә китерү буенча өмәләр уздырыла. Бү-ләкләр сатып алына. Юмарт иганәчеләр акчасына зур әйберләр сатып алыну бер нәрсә. Әле бит бәйрәм вакытында мәйданга балалар һәм үсмерләр дә чыга. Алар төрле уеннарда катнашалар. Һәр баланы да нинди дә булса сувенир белән сөендерәсе килә, үсеп җиткәч: "Мин беренче бүләгемне 5, 6, 7 яшемдә алдым", - дип горурланып әйтерлек булсын. Андый бүләкләрне Сабантуйга гадәттә авыл кешеләре әзерли. Аларны җыю үзе бер бәйрәм.

- Суыксу авылында бү-ләкләр җыя башладык. Анда "катнашасы" атны Әмин Сабитов чистартты, «киендерде», - ди мәдә-ният йорты директоры Фидания Хәлиуллина. - Хәмбәл Касыймов баянда халык көйләрен сыздыра. Баянда уйнаганны ишеткәч, пенсионер Суфия апа Сәмигуллина да түзеп тора алмады - яшь чактагы яраткан көен җырлап җибәрде.

Бүләк җыюны алдынгы сыер савучы Илсөя Сәмигуллина йортыннан башлыйлар. Ул килүчеләрне якты йөз белән каршы ала, әзерләгән бүләкләрен чыгара. Бүләкләр һәр авылда җыелачак.

Рәсемдә: Хәмбәл Касыймов, клубның сәнгать җитәкчесе Эльмира Фаязова, сеңлесе Гүзәл белән Илсөя Сәмигуллина, Әмин Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев