Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Күңелле балачак бәйрәме

Җәйнең беренче көне - 1 июнь кояшлы һәм җылы булды. Балалар бик куаныштылар һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит аларның үз бәйрәмнәре - Халыкара балаларны яклау көне. Әле бу җәйге каникуллар башланган, дәресләре, диктант-иншалары, өйгә бирелгән эшләре белән киеренке уку елы артта калган мизгел дә...

Җәйнең беренче көне - 1 июнь кояшлы һәм җылы булды. Балалар бик куаныштылар һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит аларның үз бәйрәмнәре - Халыкара балаларны яклау көне. Әле бу җәйге каникуллар башланган, дәресләре, диктант-иншалары, өйгә бирелгән эшләре белән киеренке уку елы артта калган мизгел дә бит.
Халыкара балаларны яклау көне безнең районда ел саен зур, якты бәйрәм итеп билгеләп үтелә. Быел ул яңа Җиңү паркында узды, анда балалар өчен мавыктыргыч уеннар, концерт, аттракционнар белән бай программа әзерләп куелган иде.
Иртәнге сәгать 10га сәхнә янындагы үзәк мәйданчыкка берничә авыл җирлегеннән "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге тәрбиясендә булган балалар җыелды. Үзәк хезмәткәрләре социаль мәсьәләләрдә имин булмаган, үз патронажларына алынган 30лап баланы бәйрәмгә чакырганнар иде. Бәйрәмне алып баручылар - гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Роза Фоат кызы Садриева һәм Үзәк хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырдылар, кызлар һәм малайлар аларда бик теләп катнаштылар. Башта бераз оялыбрак торсалар да, аралашучан Мальвина акрынлап барысын да күңелле бәйрәм атмосферасына җәлеп итте. Скакалка, туп, уен градуснигы, аркан уеннарында беренче булып катнашырга теләүчеләр бик күп җыелды. Бала-чагалар, бөтен дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сикерештеләр, йөгерештеләр, кычкырдылар, җырладылар. Баудан әйберләр кисеп алуда, аркан тартышуда җитезлекләрен һәм көчле булуларын күрсәттеләр. Асфальтта рәсем ясау конкурсында җиңүче булырга омтылуларын күрсәгез иде! Төсле акбурлар белән кояш, чәчәкләр, өйләр, балалар рәсемнәрен ясадылар. Җиңүчеләргә кызыклы призлар әзерләнгән иде. Бу көнне берәү дә бүләксез калмады, чөнки һәр конкурста 5әр призлы урын һәм шуның кадәрле үк кызыксындыргыч бүләкләр күздә тотылган булып чыкты. Иң соңыннан исә барлык малайлар һәм кызларга тәмле күчтәнәч - туңдырмалар өләшенде.
Шушы ук көнне "Өмет" Үзәге аз тәэмин ителгән һәм ишле гаиләләрдә үсүче җиде балага зур бүләк ясадылар. Көндезге сәгать 2дә "Уникс"та "Йолдызлык" музыка фестиваленең гала-концерты куелды, андагы тамашачылар арасында биектаулылар да булды. Юлда барганда тамаклары ачса дип, балаларга тәм-томлы пакетлар да тоттырдылар.
"Өмет"тән эстафетаны Биектау мәктәпләре балалары һәм педагоглары, аннары "Балкыш" Балалар иҗат йорты кабул итеп алды. Кичке сәгать 6да "Созвездие-Йолдызлык" район һәм зона фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләрнең гала-концерты булды. Моннан тыш, "Тулпар" тәрбия эше Үзәге, Дөбъяз музыка мәктәбе, мәдәният йортының иҗат коллективлары да төрледән-төрле программа тәкъдим иттеләр.
Шушындый бәйрәм көнендә балаларны матур һәм файдалы итеп ял иттерү турында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" дә алдан кайгырткан. Балаларга уйнарга төрле җайланмалар, таучыклар, ә сыйлану өчен туңдырма әзерләп куйганнар.

А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев