Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Казанда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак

Казанда 2016 нчы елда 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак. Билгеле булганча, бу карар 16 нчы апрельдә Дакарда (Сенегал) узган Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советында кабул ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов хәбәр итте....

Казанда 2016 нчы елда 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак.

Билгеле булганча, бу карар 16 нчы апрельдә Дакарда (Сенегал) узган Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советында кабул ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

- Без, Универсиадага дип җибәргән паровоз, киләчәктә дә тиз хәрәкәт итсен өчен, аңа күмер, утын өстәп торырга кирәген яхшы аңлыйбыз. Бу спорт башкаласы исемен тотып тору, шулай ук югары технологияле объектларның киләчәктә дә мондый чараларны уздырырга әзер булып торуларын тәэмин итү өчен бик кирәк. Сынау чараларыннан башка үзеңне формада тоту җиңел түгел, - дип белдерде Рафис Борһанов.

Министр ассызыклаганча, мондый абруйлы чара балаларны җиңел атлетикага җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ул хәбәр иткәнчә, күптән түгел Төркиянең Белек шәһәрендә олимпия һәм олимпиянеке булмаган спорт федерацияләре башлыкларының очрашуы кысаларындагы Sport Accord халыкара конвенциясендә игълан ителгәнчә, "Sport Business International" журналы версиясе буенча, Казан "Ел алгарышы" призына лаек булган.

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатының, 1986 нчы елдан алып, ике елга бер тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте. Анда яше 19 дан артмаган спортчылар катнаша. Моннан алдагы чемпионат Барселонада (Испания) 2012 нче елда узган. Быел әлеге ярышлар АКШта оештырыла.

Казанда чемпионат якынча июнь азагы-июль башында үткәреләчәк, әлегә төгәл датасы билгеләнмәгән. Ярышларда 180 ләп илдән 2 меңнән артык спортчы катнаша. 290 лап судья һәм 1000 волонтер җәлеп ителәчәк. Чемпионатның спорт программасына кертелгән йөгерү, йөреш, сикерү, ядрә этү, диск ыргыту, многоборье кебек дисциплиналарда 44 комплект медаль уйнатылу каралган.

Ярышларның төп объекты итеп Үзәк стадион билгеләнгән. Аның футбол-җиңел атлетика манежы, Универсиада авылы стадионы, "Олимп" стадионының диск ыргыту секторында тренировкалар узачак.

Азат Кадыйров искәртеп үткәнчә, чемпионатны уздыруга заявка 2009 нчы елда ук бирелгән булган.

- Без Дакарда үз мөмкинлекләребезне презентацияләдек, нәтиҗәдә, бертавыштан Казан сайланды, - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев