Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кайту юлы 120 елга сузылган

Биектауның Туган як музеенда ветераннар клубының Александр Понятов истәлегенә багышланган утырышы булды. Кичә "120 елдан соң Туган илгә кайту" дип аталды. Очрашуга район пенсионерлары, лаеклы ялга киткәнче югары урыннарда эшләгән, халыкның хөрмәтен казанган активистлар җыелды. Алар әлеге тема белән чынлап кызыксындылар. Александр Матвеевич турында безнең газетада музей директоры Билал Шиһабетдинов...

Биектауның Туган як музеенда ветераннар клубының Александр Понятов истәлегенә багышланган утырышы булды. Кичә "120 елдан соң Туган илгә кайту" дип аталды.

Очрашуга район пенсионерлары, лаеклы ялга киткәнче югары урыннарда эшләгән, халыкның хөрмәтен казанган активистлар җыелды. Алар әлеге тема белән чынлап кызыксындылар. Александр Матвеевич турында безнең газетада музей директоры Билал Шиһабетдинов тарафыннан язылган зур материал бирелгән иде инде. Ул әлеге кичәне Понятовның бертуганының улының улы, Казанда туган Николай Комиссаров белән бергә оештырды. Чарада шулай ук Алевтина Бабур да катнашты. Ни кызганыч, Александр Матвеевичның бертуган сеңелләре Татьяна Андреевна белән Анна Андреевна килә алмаганнар.

- Бу гаиләдә бик үзенчәлекле, кабатланмас шәхесләр туа дип әйтә алам, - дип ассызыклады Билал Сәллах улы әлеге кичәне ачканда, - алар барысы да гаҗәеп зирәк, зыялы кешеләр. Татьяна Андреевна Беренче Бөтендөнәя сугышында катнашкан, ул Ленинградны яклаган, Курск көрәшендә булган, хәрби кыр хирургы вазифаларын башкарып, Иделдән Румыниягә кадәр барып җиткән. Сугыштан соң участок табибы булып, сәламәтлек саклау министры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Бүген ул - сеңлесе Анна Адреевна кебек үк, сәламәтлек саклау ветераны. Александр Матвеевич - элекке комсомол хезмәткәре, әфган сугышында көрәшкән, Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Хәзер ул Мәскәүдә яши, зур җәмәгать эше алып бара. Алевтина Евлампиевна - Казанда укытучы.

Билал Сәллах улы Александр Матвеевичның балачагы турында сөйләп узды, ә аннары "Русский триумф на чужбине: пионер видеоэры инженер Понятов" дигән документаль фильм карарга тәкъдим итте. Җыелучылар аны караганнан соң фильмның бик көчле, ихлас булуы турында әйттеләр. Күпләр аны мәктәп балаларына да күрсәтергә киңәш иттеләр, чөнки ул максатчанлыкка һәм хезмәт сөяргә генә түгел, ә патриотлыкка да өйрәтә.

Фильмны караганнан соң үзләренең туганы турында Николай Алексеевич белән Алевтина Евлампиевна сөйләде. Гаҗәеп мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйли белүче Николай Комиссаров игътибарны озак вакытка үзенә җәлеп итте. Ул үзенең даһи туганының исемен Туган илгә кайтару өчен нинди катлаулы юл узуы турында сөйләде, чөнки Понятовка Россиягә юл ябык була һәм биредә аның турындагы мәгълүмат яшерелә.

Биектаулылар кунаклар белән иркенләп аралаштылар, узган һәм бүгенге тормыш, әлбәттә, Александр Матвеевич турында сөйләштеләр.

Кичә истә калырлык булды. Тарихны онытырга ярамый, ул үзендә Понятов кебек акыл ияләре турындагы истәлекне сакласа бигрәк тә.

Белешмә

Александр Матвеевич 1892 нче елның 25 мартында Казан губернасының Чыпчык волостена караган Рус Әйшәсе авылында мул тормышлы ишле гаиләдә туа. Үсмер тормышын авиация белән бәйләргә була һәм шуңа күрә, Казанда бер ел укыганнан соң, Мәскәү техник училищесына (хәзер Бау-ман исемендәге МВТУ) күчә. Студентлар сходкаларында катнашканлыктан, власть белән каршылыклар килеп чыга һәм Понятов укуын Германиядә дәвам иттерә. Гражданнар сугышыннан соң Себер аша Кытайга, ә 20 нче еллар азагында Америкага китә. 1944 нче елда Понятов "Ампекс" фирмасын оештыра ("Александр Матвеевич Понятов - экселенс" - инглизчәдән тәрҗемә иткәндә югары сыйфатны аңлата). Дөньяда беренче видеомагнитофонны эшләп чыгаруга Александр Матвеевич 8 ел гомерен сарыф итә. Әлеге компания сугыштан соңгы бөтен технологиянең иң мөһим компонентын булдыра: магнит язмада беренче компьютерлар хәтеренә нигез салына. "Ампекс"ның махсус җиһазлары медицинада, авиациядә, космонавтикада кулланыла. Шушы ук компания беренчеләрдән булып телевидениене төсле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев