Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иң мөһиме – бер урында таптанмау

Биектау районы авыл яшьләренең Бөреледә узган беренче слетына яшьләр арасында аеруча активлар, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният учреждениеләре директорлары килде. Форумда РФның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "ТРда аграр яшьләр хәрәкәте" региональ җәмәгать оешмалары рәисе Миләүшә Заһидуллина, "Универсиаданың башкару дирекциясе"нең генераль директоры, Универсиада...

Биектау районы авыл яшьләренең Бөреледә узган беренче слетына яшьләр арасында аеруча активлар, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният учреждениеләре директорлары килде.

Форумда РФның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "ТРда аграр яшьләр хәрәкәте" региональ җәмәгать оешмалары рәисе Миләүшә Заһидуллина, "Универсиаданың башкару дирекциясе"нең генераль директоры, Универсиада авылы мэры Фәрид Абделганиев катнашты.

"Аграр яшьләр берләшмәсе" лидеры биектаулыларга республиканың төрле районнарыннан яшьләр уйлап чыгарган һәм тормышка ашыра торган проектлар турында сөйләде: бу авыл туризмы да, үз эшеңне башлап җибәрүдә ярдәм дә, егетләр һәм кызларга "пар канатлар" эзләү дә... Берләшмә 2011-2015 елларга - озак вакытка исәпләнгән "Авыл яшьләре" максатлы программасын тормышка ашыра. Авылда бизнесны үстерергә кирәк. Үз эшен башлап җибәрергә теләүче, әмма моны ничек башкарырга икәнлеген белмәүчеләргә берләшмә ки-ңәшләр бирәчәк, бизнес-план төзүдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов слетта катнашучыларга 2012 нче елга кадәр авыл хуҗалыгына кредитлар, субсидияләр, яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә торак төзү белән ярдәм итү программалары билгеләнүе турында хәбәр итте. Мондый чаралар башка бер генә тармакта да юк. Бүген "Чиста су", авылларга газ уздыру кебек киң күләмле программалар гына тормышка ашырылып калмый, ә бәлки авыллар территориясендәге юлларга асфальт та түшәлә.

Илдар Гыйльметдинов депутатларны нинди мәсьәләләр турындагы уйлар борчуын белдерде, болар - тәмәке тартуның киң таралуы, укытучының абруе төшү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең пенсияләре аз булу, телевидение тапшыруларына әхлаклылык җитмәү. Безнең район турында сөйләгәндә, ул бездә тиздән Боз сарае төзеләчәгенә ышануын белдерде. "Бүген хәл итеп булмый торган проблемалар юк, - диде депутат. - Иң мөһиме - туктап калмау. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Бары алга гына!"

Слетта волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнашты һәм алар Биектау районы яшьләрен Универсиада (аңа 500 көннән кимрәк вакыт калып бара) алдыннан үзлә-ренә актив кушылырга өндәделәр. Кунаклар һәм җанатарларны каршы алу өчен 20 меңнән күбрәк волонтер кирәк булачак.

Реклама

Бүген заман үзе яшьләрдән җитез һәм хәрәкәтчел булуны таләп итә. Илдә үз көчеңне кулланырлык мөмкинлекләр аз түгел. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин форумда катнашучыларны, димәк, барлык яшьләрне тәвәккәл, активрак булырга чакырды. Авылда эш җитәрлек: теплица корып куярга да, гаилә фермасы оештырырга да була. Керем китерә торган һәм аннары гаиләнең үзеңнән соңгы буыннарына калдырып булырлык эшләр беткәнмени! "Кыюрак, максатчанрак булырга кирәк. Осталыгыгызны камилләштерегез. Уңышлар телим", - диде район башлыгы авыл яшьләре форумын йомгаклаганда.

Рәсемнәрдә: Бөреледә узган авыл яшьләренең район слетында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев