Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хәтергә мәңгегә уелган

Узган һәр ел безне Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан ераклаштыра бара. Әмма кырыгынчы еллар буыны кылган батырлыклар халык хәтереннән мәңге юылмас - әтиләребез һәм бабаларыбыз яулап алган Бөек Җиңү бит ул. 9 нчы Май көнне геройларга куелган һәйкәлләр янына, кулларына корал тотып, Туган илен, балаларының киләчәген яклаучыларның уллары, кызлары, оныклары һәм...

Узган һәр ел безне Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан ераклаштыра бара. Әмма кырыгынчы еллар буыны кылган батырлыклар халык хәтереннән мәңге юылмас - әтиләребез һәм бабаларыбыз яулап алган Бөек Җиңү бит ул.
9 нчы Май көнне геройларга куелган һәйкәлләр янына, кулларына корал тотып, Туган илен, балаларының киләчәген яклаучыларның уллары, кызлары, оныклары һәм оныкчыклары килде.
Быелгы Җиңү көне район үзәгендә аеруча тантаналы узды. Геройлар мемориалы янына иртә-дән үк халык агыла башлады. Гадәт буенча иң мактаулы урыннарда - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре. Быел Җиңү көнен бәйрәм итүгә кадерле кунаклар чакырылды. Биектаулылар белән бергә Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Герое Георгий Филиппович Яшинның туганнары Устинья Филипповна Гуськова һәм Анна Филипповна Беляева, шулай ук өч Дан ордены кавалеры Михаил Никифорович Скрементовның кызлары Валентина Михайловна Кулешова һәм Нина Михайловна Тюрина да килгән иде.
Митингта катнашучыларга котлау сүзләре белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин мө-рәҗәгать итте.
- Май аеның шушындый матур көнендә без хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен бирүчеләрне тирән рәхмәт хисе белән искә алабыз, - диде ул. - 11 мең биектаулы туганнар каберлегендә мәңгегә ятып калды. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алыйк.
Метроном секундларны саный, бу тавыш күңелләрне дулкынландыра. Һәлак булганнарны искә алып, өч тапкыр автомат залпы яңгырады.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Радик улы Хәсәнов та Җиңү көнен биектаулылар белән бергә каршылады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавын укыды.
"Ул героик чордан без ел саен ераклаша барабыз. Безнең уртак бурычыбыз - хәзерге вакытта безнең араларда яшәгән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә булган хөрмәтебезне мөмкин кадәр тулырак күрсәтү, "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!" дигән лозунгка тагын да тирәнрәк мәгънә бирү", - диелгән ТР Президенты котлавында.
Олы Битаман авылыннан сугышта катнашучы Мансур Һидият улы Мөлековның чыгышы әлеге сүзләргә дәлил булып яңгырады.
- Без авыр чорны үз җилкәбездә татыдык, куркыныч сугыш уты аша уздык, күпләр яу кырында калды. Яшь буын сугыш афәтен күрмәсен иде. Ветераннар исеменнән республика җитәкчеләренә һәм район башлыгы Рөстәм Галиулла улына сугышта катнашучылар турында кайгыртулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Битаман ветераннарының күпчелеге барлык уңайлыклары булган квартиралар алдылар, - диде Мансур абый.
- Моннан 67 ел элек фашизм тар-мар ителде, Европага тынычлык иңде, - диде үзенең чыгышында хәрби комиссар Александр Леонидович Найденов. - Без сугыш авырлыкларын кичергән солдатларны беркайчан да онытмабыз. Тынычлыкка һәрвакыт ни дә булса яный. Әмма без бергә һәм бердәм булганда агрессиягә каршы тора алабыз.
Мәйданда - 2 нче Биектау урта мәктәбе укучылары. Пионерлар отряды "Взвейтесь кострами, синие ночи" җыры белән барыбызны да 1941 нче ел җәенә алып китте. Укучылар сугыш, солдатлар, тәүлекләр буена станок артында басып торган балалар турында шигырьләр сөйләделәр. "День Победы", "Прощание славянки" җырлары яңгырады.
Митинг районның кадет сыйныфлары парады һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды. Һәйкәл янында, безнең хәтер, хөрмәт, рәхмәтебез булып, кызыл канәфер чәчәкләре ятып калды.

Рәсемнәрдә: район үзәгендә Җиңү көненә багышланган митингта.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев