Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Халык рәхәтләнеп күңел ачты

Клуб хезмәткәрләренең Биектау авылында Масленицаны зурлап уздырырга кирәк, дигән фикерен халык шатланып һәм хуплап кабул итте. Аңа әзерлә-нүгә Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов һәм оешма җитәкчеләре дә кушылды. Якшәмбе көнне һава торышы, бәйрәмне оештыручыларны да, аның кунаклары - балалар, өлкәннәрне дә куандырып, иртәдән үк бик матур булды. Җиңү Паркына...

Клуб хезмәткәрләренең Биектау авылында Масленицаны зурлап уздырырга кирәк, дигән фикерен халык шатланып һәм хуплап кабул итте. Аңа әзерлә-нүгә Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов һәм оешма җитәкчеләре дә кушылды.

Якшәмбе көнне һава торышы, бәйрәмне оештыручыларны да, аның кунаклары - балалар, өлкәннәрне дә куандырып, иртәдән үк бик матур булды. Җиңү Паркына һәркемне әле яңа гына табадан төшкән кайнар коймак исләре "чакырып китерде". Безне шундый тәмле коймаклар белән сыйлаганнары өчен авылдагы барлык балалар бакчалары хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пешерү җиһазларын да, коймакка онны да, башкасын да авыл җирлеге депутаты Марат Һидиятуллин бирде. Бәйрәмнең төп коймак пешерүчесе Сәрия Гобәйдуллина хуш исле коймакларны уттан алып кына өлгерә, алар шунда ук икенче кулларга күчә. Ә Арам Акопян пешергән шашлык һәм солдат боткасының тәмен татып карасагыз иде!
Бәйрәмне алып баручы шаян скоморохлар бер дә тик тормадылар. 3 нче Биектау урта мәктәбенең 8 "Б" сыйныфы укучысы Айрат Гайфуллин һәм Данила Михеев бу әкият геройларын бик шәп гәүдәләндерделәр. Популярлыкта малайлардан кызлар - 2 нче Биектау урта мәктәбенең 6 "Б" сыйныфыннан Эльвина Ганиева белән Энҗе Гарәфиева да бер дә калышмадылар. Масленица ролендә Юля Харитонова һәм Яз ролендә Ангелина Кузнецовадан күзләрне алырлык түгел иде.
Безнең авылда мондый күркәм гадәт 2 нче Биектау урта мәктәбенең директор урынбасары Юлия Селиверстова һәм шушы ук мәктәп психологы Наталья Зиннурова инициативасы белән барлыкка килде. Алар "икеле" һәм "өчле"ләргә укучыларга, шулай ук тәр-типләре аксаучыларга начар гамәлләреннән котылырга ярдәм итәргә булалар. Моның өчен укучылар баудан ишелгән кыршауга төрле төстәге чүпрәкләр бәйлиләр һәм моның белән Масленица карачкысын бизиләр. Ә инде ул утта янгач, укучыларга яхшырак булырга комачаулаучы бөтен нәрсә көлгә әйләнә һәм юкка чыга.
"Яблоневый ряд" ансамбленең өлкәннәр һәм уртанчылар төркеме актив катнашкан концерт программасы да шәп килеп чыкты. Һәрвакыттагыча, Гүзәл Мәхмүтова, Эльвира Заһидуллина, Ольга Семенова, Филсинә Ибраһимова, Евгений Артемьев, Шамил Гыйбаевка тиңнәр табылмады. Авыл мәдәният йортының тавыш операторы Иван Кандаков та мактау сүзләренә лаек. Уртак тырышлык белән бәйрәм гаҗәеп матур килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев