Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Әгәр сәламәтлегең какшаса...

Гражданнарны медицина-социаль экспертизага җибәрү тәртибе ничек? Бу сорау белән редакция Биектау район үзәк больницасының клиника-экспертиза эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариевка мөрәҗәгать итте. - Организм функцияләренең бозылуы, тормыш эшчәнлегенең чикләнүе дәрәҗәсенә карап, инвалид буларак танылган затларга инвалидлык группасы билгеләнә, ә 18 яшькә кадәрге гражданнарга, "инвалид бала" исеме бирелә. Гражданнарны...

Гражданнарны медицина-социаль экспертизага җибәрү тәртибе ничек? Бу сорау белән редакция Биектау район үзәк больницасының клиника-экспертиза эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариевка мөрәҗәгать итте.

- Организм функцияләренең бозылуы, тормыш эшчәнлегенең чикләнүе дәрәҗәсенә карап, инвалид буларак танылган затларга инвалидлык группасы билгеләнә, ә 18 яшькә кадәрге гражданнарга, "инвалид бала" исеме бирелә.

Гражданнарны медицина-социаль экспертизага (МСЭ) җибәрү һәм аны уздыру тәртибе "Затларны инвалид буларак тану кагыйдәләре" белән көйләнә.

Гражданин медицина-социаль экспертизага сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан җибәрелә. Ул аның яки аның законлы вәкиленең язма гаризасы буенча уздырыла.

Гариза МСЭ учреждениесе җитәкчесе исеменә юллана. Гариза белән бергә сәламәтлек саклау учреждениесенең яки халыкны социаль яклау органының юлламасы бирелә.

Эксперт карарын чыгаруда катнашучы МСЭ учреждениесе белгечләре гражданинга яки аның законлы вәкиленә аңлатмалар бирәләр.

Инвалидлыкны билгеләү датасы булып учреҗдениегә кирәкле барлык документлар белән гражданинны инвалид буларак тану турында гариза килгән көн санала. Яшәү урыны билгеле булмаган зат медицина-социаль экспертизага халыкны социаль яклау органы юлламасы буенча җибәрелә.

Сәламәтлек саклау учреждениесе яки халыкны социаль яклау органы медицина-социаль экспертизага җибәрүдән баш тарткан очракта кеше үзе яки аның законлы вәкиле авырулар, имгәнүләр һәм кимчелекләр аркасында организмының функцияләре бозылганлыгын һәм шул сәбәпле тормыш эшчәнлеге чикләнүен раслаучы медицина документлары һәм МСЭ бюросына җибәрүдән баш тарту турында клиника-эксперт комиссиясе нәтиҗәсе белән үзләре барып медицина-социаль экспертиза филиалына мөрәҗәгать итә алалар.

Аз йөрүче һәм бөтенләй йөри алмаучы гражданнар медицина-социаль экспертиза бюросында читтән торып яки "Биектау район үзәк больницасы" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан бирелгән йөри алмау турында табиблар комиссиясе белешмәләре буенча табиблар аның янына килеп, тикшеренү узалар.

Хәзерге вакытта МСЭ бюросында тикшерү уздыру дәвалау-профилактика учреждениесе табиблары тарафыннан башкарыла. Электрон чират системасында Интернет челтәре аша.

МСЭга җибәрү турында юллама бирүдән баш тарту һәм юллама бирүдән баш тарту турында белешмә булган очракта гражданин тү-бәндәге адрес буенча урнашкан бинада терминалга белешмәне күр-сәтеп, шәхсән үзе языла ала: Казан шәһәре, М.Гафури урамы, 71 йорт.

Телефон: 2-33-59.

Белешмә

Инвалид - тормыш эшчәнлеген алып баруны чикләүче һәм аны социаль яклау зарурлыгына китерүче авырулар, имгәнүләр яки кимчелекләр аркасында организмының функцияләре ныклап бозылган, сәламәтлеге какшаган зат.

Белешмә

Тормыш эшчәнлегенең чикләнүе - кешенең үз-үзенә хезмәт күрсәтү, үз аягы белән йөрү, күрү, ишетү, аралашу, үз-үзен тотышын контрольдә тоту, белем алу һәм эшләү мөм-кинлегенең тулысынча яки өлешчә чикләнүе.

Фото с сайта sgmu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев