Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Фермерлар дагестанлылар белән тәҗрибә уртаклашты

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары торган саен ешрак республика чараларын уздыру һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу урынына әверелә бара. Узган җомгада Татарстан Республикасына визит кысаларында Ямаширмә авылына Дагестан Республикасы делагациясе килде. Аның составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Бәшир Байтемиров һәм аның урынбасары Сайгитали Абдуразаков...

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары торган саен ешрак республика чараларын уздыру һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу урынына әверелә бара.

Узган җомгада Татарстан Республикасына визит кысаларында Ямаширмә авылына Дагестан Республикасы делагациясе килде. Аның составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Бәшир Байтемиров һәм аның урынбасары Сайгитали Абдуразаков бар иде.

Ямаширмәдә беренчеләрдән булып фермер хуҗалыкларын үстерә башладылар, һәм бүген монда башкалар белән уртаклашырга җитәрлек кызыклы тәҗрибә тупланган. Башта муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов кунакларга авыл хуҗалыгында урта һәм кече бизнесның үсеше турында сөйләделәр.

Дагестан аграрийларын Ямаширмә фермерларының аграр бизнесны алып баруы кызыксындырды. Азат Әхмәтовның һәм Фәрхәт Шаһимәрдәновның терлекчелек комплексында алар гаилә фермаларының ничек төзелүе, моның өчен никадәр чыгымнар сарыф ителүе, дәүләт ярдәменең нинди төрләреннән файдаланулары, малларны ничек тукландырулары турында җентекләп сораштырдылар.

Фәннең яңа казанышларына таянып җиһазланган лаборатория, сөт блогы, зооветбелгеч кабинеты аларда уңай тәэсирләр уятты. Алар савым сыерларын һәм бозауларны асрау шартлары белән аеруча нык кызыксындылар.

Аларның игътибарын фермадагы махсус составтан - пенобетоннан эшләнгән идән җәлеп итте.

- Мондый бина заманча да, нык та, кыйммәт тә түгел, - дип саный Дагестанның авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы. - Безнең аграрийларга бу тәҗрибә файдалы булачак.

Дагестан - көньяк республикасы, аның авыл бизнесын үстерүгә мөмкинлекләре аз түгел. Шуңа күрә кунаклар страуслар, казлар, үрдәкләр, цесаркалар һәм төрле төстәге тавыклар һәм әтәчләр асралган Габделәхмәт Котдусов хуҗалыгын игътибар белән карадылар.

- Страуслар сездә туңмыйлармы? - дип кызыксынды Бәшир Байтемиров.

Фермер диңгез арты кошларын аларга җылы һәм уңайлы булсын өчен ничек ашатулары һәм ничек асраулары турында җентекләп сөйләде.

Дагестан кунаклары район җитәкчеләренә һәм Ямаширмә фермерларына кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләрендә авыл хуҗалыгын үстерү планнары белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев