Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ераккарак һәм биегрәк очарга

Күптән түгел "Биектау" универсаль спорт залында ябык биналар өчен авиация модельләре буенча ярышлар узды. "Тулпар" Мәктәптән тыш эшләр үзәге Биектауның 3 нче мәктәбе һәм балалар спорт мәктәбе белән берлектә оештырган ярышларда 42 укучы катнашты. Балаларның эшләрен халыкара класслы спорт мастеры, дөнья рекордчысы, күп тапкыр СССР чемпионы, СССР җыелма командасының элекке...

Күптән түгел "Биектау" универсаль спорт залында ябык биналар өчен авиация модельләре буенча ярышлар узды.

"Тулпар" Мәктәптән тыш эшләр үзәге Биектауның 3 нче мәктәбе һәм балалар спорт мәктәбе белән берлектә оештырган ярышларда 42 укучы катнашты. Балаларның эшләрен халыкара класслы спорт мастеры, дөнья рекордчысы, күп тапкыр СССР чемпионы, СССР җыелма командасының элекке әгъзасы Александр Смоленцев җитәкчелегендәге вәкаләтле жюри бәяләде.

Борынгы заманнарда ук кешеләр очарга хыялланган. Күк йөзенең чиксез киңлекләре һәрвакыт үзенә тартып тора һәм сихерли. Хыялны тормышка ашыру ысулларының берсе - оча торган самолет моделен ясау. Балалар бәхетенә, безнең районның 17 мәктәбендә һәм "Тулпар" Үзәгендә педагоглар авиамодельләр ясау дәресләре алып бара.

Авиамодельләр ясау бөтен республикада актив рәвештә җәелдерелә. Бу очраклы гына түгел, чөнки Татарстан - Россиянең авиация сәнәгатендә әйдәп баручыларның берсе бит. Бездә бик зур заводлар да, уку йортлары да, техник юнәлештәге балалар берләшмәләре дә бар. 2014 - юбилейлар елы: Советлар Союзы Герое очучы-космонавт Юрий Гагаринның тууына - 80, Советлар Союзы Герое очучы-сынаучы Валерий Чкаловныкына - 110 ел. Шуңа күрә яшьләрнең иркен һаваларны үзләштерү кебек данлы эшне дәвам иттерүе бик әйбәт.

Шулкадәр мавыгып, кул астындагы материаллардан самолет детальләре кисүче балаларны читтән күзәтеп торганда, очу аппаратының күчермәсен ясау җип-җиңел кебек тоела. Ләкин теге яки бу модельне ясау өчен күпме вакыт һәм көч кирәген шушы эштә кайнаганнар гына белә. Физика законнарыннан һәм төгәл математик исәпләүләрдән башка да аларны ясап булмый.

Авиамодельләр ясауга һәвәслек хобби гына түгел, кайберәүләр өчен ул күккә таба беренче адым булып тора. Аның белән яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә бертигез "чирли". Шулай булмаса, үсеп килүче буынга бу фәнне кем укытыр иде? Җыйган самолетларына эчке янулы двигательләр куеп, балалар чып-чын самолетка тиң модель-ләр ясый. Чын самолетның үз куллары белән ясалган кечерәйтелгән, радиоэлектроника белән җиһазланган күчермәсе югарыга күтәрелеп кит-кәндә, яшь авиаконструкторларның нинди хисләр кичерүен сүз белән генә аңлатып та булмый.

Һәр конструктор, үзен күрсәтеп кенә калмыйча, башкаларның эшләрен дә карый ала торган конкурслар өйрәнеп кенә килүче модельчеләр өчен дә, түгәрәк җитәкчеләре өчен дә бер дигән мөмкинлек булып тора. "Биектау"ның зур залы бу юлы билгеле бер вакыт үткән саен авиамодельләр очып китә торган очыш кырына әверелде.

Ярышлар барышында шунысы мәгълүм булды: очу аппаратлары ясау белән малайлар гына түгел, кызлар да мавыга икән. Алан-Бәксәр мәк-тәбе укучысы Снежана Александрова менә дигән нәтиҗә күрсәтте. Ул "Чебен" вертолеты" һәм "Планерның схематик моделе" номинацияләрендә кече яшьтәгеләр төркемендә җиңүче булды, ә "Очар канат" номинациясендә икенче урынны алды. "Тулпар" Үзәгенең авиамодельләр ясау түгәрәге җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәвәслеген һәм күкне яратуын балаларга йоктыруның җаен белә, күрәсең. Аның тагын бер шәкерте Инсаф Баһавиев "Электрлы модель" номинациясендә - җиңүче, "Планерның схематик моделе" номинациясендә - икенче призер һәм "Очар канат" номинациясендә өченче булды.

Бу өлкәдә Биектауның
3 нче мәктәбендә дә эш бик яхшы оештырылган. Анда "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты буенча техник иҗат өчен база мәйданчыгы булдырылган. База мәйданчыгының эш процессына мәктәп директоры Александр Шеваловский һәм директорның техник иҗат буенча урынбасары Таһир Хәмитов җитәкчелек итә. Үзләренең мавыгуын педагоглар инде күп балаларга йоктырган, алары исә авиамодельләр ясау дәресләренә бик теләп йөри. Монда модельләр ясау, аларны очарга әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр булган аерым бүлмә билгеләнгән. Мөгаен, шуңа күрә "Чебен" вертолеты" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә икенче һәм өченче урыннарны 3 нче мәктәп укучылары Әмир Ханов белән Тимур Фазлыев бүлешкәннәр, ә өлкәннәр төркемендә өч призлы урынны да Таһир Рәшит улы шәкертләре Владислав Яковлев, Марат Гайнетдинов һәм Андрей Бычков алгандыр да. Сүз уңаеннан, Андрей "Очар канат" номинациясендә өлкән яшьтәгеләр арасында икенче булды. Ә Владислав Яковлев өлкән яшьтәгеләр төркемендә "Планерның схематик моделе" номинациясендә дә җиңеп чыкты.

"Чебен" вертолеты" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә өченче урынны - Суыксу мәктәбе укучысы Булат Низамиев (җитәкчесе - Рафаэль Гарипов), ә өлкән яшьтәгеләр төркемендә Чыпчык мәктәбе укучысы Алексей Венедиктов (Рамил Фатыйхов) яулады. "Очар канат" номинациясендә үз яшь төркемнәрендә беренче урыннарны яулаган Учхоз мәктәбе укучылары Олег Курлов белән Денис Федоров та җитәкчеләре Нурулла Гарифның йө-зенә кызыллык китермәделәр. "Планерның схематик моделе" номинациясендә кече яшьтәгеләр төркемендә икенче урын - Казаклар мәктәбе укучысы Разил Хәйдәровка (Айдар Кадыйров), өченче урын Биектауның
2 нче мәктәбе укучысы Кирилл Муринга (Фаил Габдрахманов) бирелде. Бу номинациядә өлкән яшьтәгеләр төркемендә Шуман мәктәбе укучысы Артем Горячев та (Николай Корчагин) - шулай ук өченче урында.

Хәзерге вакытта авиамодельләр ясау белән кызыксыну арта бара, очу аппаратлары төзергә теләүче балалар күбәйгәннән-күбәя. Киләсе ярышларда катнашачак модельләр югарырак класслы булыр кебек, чөнки монда алган тәҗрибә балаларга файда гына бирә. Районның мавыктыргыч эш - самолетлар төзү һәм очырту белән шөгыльләнергә теләге булган барлык балаларын Биектауның 3 нче урта мәктәбендәге техник иҗат база мәйданчыгы үзенә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев