Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бу спортта көчсезләргә урын юк

Узган ял көннәрендә һава торышы бик суык булуга карамастан, Усадта кышкы бозлы юлда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының сайлап алу этабы, Татарстан Республикасы Кубогының «Милли» һәм «Берләштерелгән» зачет төркемнәрендә беренче этап ярышлары уздырылды. Кышкы бозлы юлдагы узышлар автомобиль спортының иң кызыклы, экстремаль һәм иң зур тизлекле төрләреннән берсе санала. Бу...

Узган ял көннәрендә һава торышы бик суык булуга карамастан, Усадта кышкы бозлы юлда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының сайлап алу этабы, Татарстан Республикасы Кубогының «Милли» һәм «Берләштерелгән» зачет төркемнәрендә беренче этап ярышлары уздырылды.

Кышкы бозлы юлдагы узышлар автомобиль спортының иң кызыклы, экстремаль һәм иң зур тизлекле төрләреннән берсе санала. Бу төр ярышларның үзенчәлекләре бар. Биредә спортның ралли-кросс, авто-кросс, күмәк узышлар кебек төрләрендә катнашучылар чыгыш ясый. Узышлар башка төр бәйгеләрнең барлык яхшы якларын үз эченә алды. Биредә бик югары тизлекләр дә, төптән уйланган тактик исәпләүләр дә, бик киеренке, хәтта кайвакыт бәрелешүләр белән тәмамланучы көрәш тә, заездлар арасындагы берничә минут вакыт эчендә «чыгымлаган» машинаны төзәтә белүче оста механикларның кабатланмас эше дә күз алдында.

Ярышларны оештыручылар арасында Россия автомобильләр федерациясе, ТР автоспорт федерациясе һәм ТР Хөкүмәте. Бәйгедә катнашучылар - Татарстан, Мәс-кәү һәм Самара өлкәсеннән килгән узышчылар.

Бозлы трассага 17 Россия пилоты чыкты, аларның яртысы безнеке, Татарстанныкылар. Бу этапта спортчыларга яңа сезонның беренче очколарын тупларга кирәк иде. Ияләнгән гадәт буенча төп көрәш Татарстан һәм Тольятти узышчылары арасында барды. Киеренкелек бик зур иде. Тимур Тимерҗанов сүзләре белән әйтсәк, «бу спортта көчсезләр юк».

Боз өстендәге автомобиль узышлары - көчле, тәвәккәл чын ирләр спорты. Монда нәтиҗәләрне алдан әйтеп булмый - һәркем көтмәгәндә җиңү яуларга мөмкин.

тапкыр дөнья чемпионы булган Тимур Тимерҗанов (СТК «Намус») узышларның беренче көнендә лидер булды. Дмитрий Брагин («МХ-Автоспорт») икенче урында, Олег Жаворонков (Kama Euro) - өченче.

Татарстан Республикасының бозлы юлдан узышу буенча чемпионатының беренче этабында беренче көн йомгаклары буенча 1 нче урында - Тимур Тимерҗанов, икенче - Олег Жаворонков, өченче - Рәис Миңнеханов (СК «Тимерхан»).

26 гыйнварда бозлы юлдан узышлар буенча Татарстан Республикасы Кубогының беренче этабының «Берләштерелгән» зачет төркемендә узышлар булды. Монда күпкә көчлерәк машиналар узышты. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны лаеклы рәвештә ралли-кросс буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган Тимур Тимерҗанов яулады. Финишка икенче булып Олег Жаворонков килде, өченче урында Рәис Миңнеханов.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев