Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

БИРЕДӘ ЧЫН СПОРТЧЫЛАР ӘЗЕРЛӘЯЧӘКЛӘР

Биектауда Боз сарае ачылуны аеруча түземсезлек белән яшь хоккейчылар көтәдер, мөгаен. Әлбәттә, урамда җиңелчә генә суык булганда, саф һавада уйнау бик рәхәт. Ә бик салкын көннәргә туры килгән матчларны ничек уздырырга? Осталыкны да ябык боз аренасында арттыру яхшырак. Россиядә спорт белән сәясәт үзара тыгыз бәйләнештә. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең...

Биектауда Боз сарае ачылуны аеруча түземсезлек белән яшь хоккейчылар көтәдер, мөгаен. Әлбәттә, урамда җиңелчә генә суык булганда, саф һавада уйнау бик рәхәт. Ә бик салкын көннәргә туры килгән матчларны ничек уздырырга? Осталыкны да ябык боз аренасында арттыру яхшырак.
Россиядә спорт белән сәясәт үзара тыгыз бәйләнештә. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең социаль программасы буенча төзелүче Боз сарае - мондый союзның чираттагы җимеше. Бүгеннән үк аның буш тормаячагы көн кебек ачык, чөнки балаларын фигуралы шуу яки хоккей секциясенә бирергә теләүче ата-аналардан тыш, бозда шуарга өлкән биектаулылар да каршы түгел. Нәкъ менә монда хоккей буенча иптәшләрчә матчлар, фигурачыларның, тимераякта йөгерүчеләрнең ярышлары уздырылачак.
Шуны гына әйтү дә җитә, узган елда гына да республикада 7911 квадрат метрлы ясалма бозлы ике спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Ә бүген Татарстанның барлык 24 муниципаль берәмлегендә 38 заманча боз корылмасы эшли, аларның 9 ы - Казанда.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заман шартларын тудырырга Казанда 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универ-сиадасын уздыру да куәтле этәргеч булды, әлбәттә.
280 тамашачыга исәпләнгән Биектау Боз сараен төзү дә азагына якынлашып килә. Бүген тулы көчкә бинаның эчке ягы тәртипкә китерелә-бизәлә, җылыту системасы эшләтеп җибәрелде. Фигуристларга күнегүләр белән шөгыльләнү өчен хореография классы эшләячәк, яшь спортчылар гомуми физик әзерлек белән заманча итеп җиһазланган тренажерлар залында шөгыльләнәчәкләр.
Боз сараен "Биектау" универсаль спорт залы янында төзү Биектау авылында бар яктан җитеш спорт комплексы булдырырга мөмкинлек бирәчәк, һәм ул районның иң күренекле урыннарының берсенә әвереләчәк.
Иҗади фикер йөртүче биектаулылар өчен тарихка кереп калу мөмкинлеге бар: районда Боз сараена иң яхшы исемгә конкурс игълан ителде. Башыгызны эшләтегез, уйланыгыз, фикерләрегезне туплагыз, үзенчәлекле тәкъдимнәрегезне кертегез. Кемгә дә булса бәхет елмаймый калмас. Конкурсның җиңүчесе үз районыбыздан булсын иде.
Боз сараен ачу, 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылу вакыйгасына туры китереп, июльгә планлаштырылган.
Рәсемдә: Биектауда төзелә торган Боз сараеның эчке һәм тышкы яклары.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев