Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау Казанны да, Мари Илен дә гөрләтте

Узган шимбәдә безнең район берьюлы ике урында - Казанның Идел буе районында һәм Мари Илендәге Сабан туйларында катнашты. Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта Татарстанның 11 районы үз ишегалларын булдырган иде. Биектаулылар, бүрәнәдән салынган йортның бер өлешен төзеп, терлекләр йөртү өчен киртә, капка ясап, Бөреле мехлары һәм оста кулларның эшләнмәләре белән сәүдә...

Узган шимбәдә безнең район берьюлы ике урында - Казанның Идел буе районында һәм Мари Илендәге Сабан туйларында катнашты.

Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта Татарстанның 11 районы үз ишегалларын булдырган иде. Биектаулылар, бүрәнәдән салынган йортның бер өлешен төзеп, терлекләр йөртү өчен киртә, капка ясап, Бөреле мехлары һәм оста кулларның эшләнмәләре белән сәүдә итү өчен палаткалар корып, татар халкының тормыш-көнкүрешен ачып бирергә тырышты.

Бәйрәм рәсми рәвештә ачылганчы ук, монда җырлап-биеп, халыкны өндиләр иде инде. Рус һәм татар халкының милли киемнәрен кигән, ипи-тоз һәм чәкчәк тоткан кызлар, килүче кешеләрне капка төбендә үк каршы алдылар. Каршы алучылар арасында Ямаширмәнең "Чияләр" фольклор коллективы, гармунчылар ансамбле дә бар иде.

Авыл өенең болдырында хатын-кызлар йон эрләп, бәйләп утыра. Бу процессны Каенлык авылы мәдәният йорты коллективы күрсәтте. Мунча ишеге төбендә бабай чабата үрә, аңардан ерак та түгел, татарча җырлар көйләп, хатын-кызлар түбәтәй, калфак чигә.

Шәһәр Сабан туеның төп мәйданында Татарстан артистлары, эстрада йолдызлары һәм сәнгать осталары чыгыш ясады. Ә ишегалларындагы кечерәк сәхнәләргә районнарның иҗат коллективлары чыкты.

Реклама

Көн дәвамында безнең ишегалдына бик күп кунаклар, шул исәптән чит илнекеләр дә кереп чыкты. Сабан бәйрәменең ничек үтүен күрү өчен, Каенлык мәйданына Төбәк һәм милли масакүләм мәгълүмат чараларының V форумында катнашучылар да, Куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашучылар да килде. Кунаклар милли осталарның кулдан ясаган эшләнмәләрен кызыксынып карадылар, мех бүрекләргә күз салдылар, башларына түбәтәй киеп, кулларына түгәрәк күмәч тотып, рәхәтләнеп фотога төштеләр. Безнең гид аларга инглиз телендә аңлатма биреп торды.

Шушы ук мизгелләрдә Биектауның мәдәният хезмәткәрләре һәм муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Йошкар-Ола Сабан туенда катнаштылар. Анда безнең район күчтәнәләр һәм бүләкләр алып барды. Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәгенә - телевизор, көрәш батырына тузан суырткыч бүләк иттеләр, бәйрәмнең шәрәфле кунакларына исә түбәтәйләр һәм чәкчәк тоттырдылар. Мари мәйданы өстендә күктә "Татарстан-Биектау" дип язылган зур шар эленеп торды.

Мәдәният хезмәткәрләре шигырьләр, җыр-биюләрдән торган матур программа әзерләгән иде. Йошкар-Олада яшәүчеләр үзләре оештырган бәй-рәмдә катнашучылар һәм кунаклар алдында өченче ел рәттән Биектауның иң яхшы артистлары чыгыш ясады. Концертны Үзәк мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Борһанова алып барды. Хезмәт ветераны Галия Камалова һәм нәфис тавышлы Люзия Гайнуллина җырлавы тамашачыларга бик ошады. Илсур Фәсхетдинов белән Луиза Биккузинадан торган "Мирас" дуэтының искиткеч биюләре арасында мариныкылар да бар иде. Концертны тәмамлап чыгыш ясаган Ренат Сабирҗановны һәм Үзәк мәдәният йортының "Казансу" фольклор ансамблен дә тамашачылар алкышларга күмде.

Күрше республикадагы Сабан туе безнең Татарстандагыча купшы һәм бизәкле үк булмаса да, ярышлары һәм уеннарына шактый күп тамашачыларны, катнашучыларны җыйды. Кешеләргә зур канәгатьлек хисе, уңай тәэсирләр, шатлыклы мизгелләр бүләк итте бу бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев