Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Авыл шулай торгызыла

Быелгы яз Алан-Бәксәргә яңарыш рухы алып килде. Бирегә авыл хуҗалыгын торгызу, районның шушы иң гүзәл урыннарына яңа тормыш сулышы өрү максаты белән инвестор Айрат Сабиров килде. Элеккеге колхоз машина-трактор паркыннан һәм ферма территориясеннән ишетелеп торган төзелеш тавышлары авыл халкының яшен дә, картын да яхшы якка үзгәрүгә өмет белән рухландыра. Монда...

Быелгы яз Алан-Бәксәргә яңарыш рухы алып килде. Бирегә авыл хуҗалыгын торгызу, районның шушы иң гүзәл урыннарына яңа тормыш сулышы өрү максаты белән инвестор Айрат Сабиров килде.

Элеккеге колхоз машина-трактор паркыннан һәм ферма территориясеннән ишетелеп торган төзелеш тавышлары авыл халкының яшен дә, картын да яхшы якка үзгәрүгә өмет белән рухландыра. Монда күп-тәннән хуҗа кулы тимәгән. Эшмәкәр Айрат Сабиров ситуацияне тамырдан үз-гәртергә карар иткән. Таркалган хуҗалык территориясендә бүген ул һәм аның тарафдарлары 500 баш савым сыерына исәпләгән заманча сөт фермасын төзи башлаганнар. Техника сатып алынган, чөнки инвесторларның 1500 гектарга кадәр җирне эшкәртергә һәм азык культуралары үстерергә нияте бар. Бүген алар реконструкция һәм яңа төзелеш алып баралар.

- Ел азагына 250 баш сыерга исәпләнгән ферманы сафка бастырырга булдык. Австриядән джерси токымлы нәселле терлек китертергә телибез. Егерме ике миллионга якын акча техника сатып алуга сарыф ителде, 1,5 миллион тирәсе элиталы орлыклар, ашламалар сатып алуга тотылачак, - дип сөйли яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Иван Паренков.

Алда зур эш тора, шулай да команданың моңа көче җи-тәрлек. Тиздән сыер фермалары һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге корылмалар белән терлекчелек комплексы проекты әзерләнә, "ДеЛаваль" компаниясеннән җиһазлар кайтарылачак, дүрт робот урнаштыру планлаштырыла.

Айрат Сабиров җитәкләгән "Газовые комплексные системы" компаниясе ферманы төзүгә генә түгел, авыл хуҗалыгын һәм Алан-Бәксәр авыл җирлегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә дә үз өлешен кертергә ниятли.

Нефть-газ өлкәсендә эшләүче бизнесменны авыл җиренә игътибар бирергә нәрсә мәҗбүр иткән соң? Айрат Сабировның әти-әнисе биредә яши, һәм, Иван Паренков сүзләренә караганда, эшлекле бизнесмен авылның таркалуын читтән күзәтеп торудан туйган.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы администрациясе Айрат Сабировның идеясен хуплап кабул итте. Инвестор үз акчаларын сарыф итсә дә, дәүләт ярдәмен инде тоя. Җирле халыкның яхшы башлангычны кабул итүе, кешеләрнең эшләргә һәм керем алырга теләге булу да бик әһәмиятле, дип саный Казан эшмәкәрләре.

- Ниһаять, безгә дә игътибар итүләре өчен күңел сөенә, - ди, шатлыгын яшермичә, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина. - Инвесторлар безнең территориянең, Алан-Бәксәр авылының социаль-икътисади хәлен җанландырырга, инде юкка чыгып баручы Әсән авылын торгызырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Авылда эш булачак, перспектива туа һәм, кешеләрдә туган якларын үстереп, туган җирләрендә яшәү һәм эшләү теләге барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Высокогорский район фермеры