Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Алда – зур бурычлар

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының беренче киңәйтелгән киңәшмәсендә яңа елда хезмәт коллективларында хәл ителергә тиешле бурычлар билгеләнде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Билгеле булганча, 2014 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Ә безнең район аны тагын иске биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип тә...

Биектау муниципаль районы башкарма комитетының беренче киңәйтелгән киңәшмәсендә яңа елда хезмәт коллективларында хәл ителергә тиешле бурычлар билгеләнде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Билгеле булганча, 2014 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Ә безнең район аны тагын иске биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип тә билгеләде. Ярымҗимерек фермалар, сарайлар, кибетләр, хуҗасыз йортлар, гаражлар һәм башка искергән корылмаларны сүтү иң беренче чиратта кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Сүз дә юк, бу авыл җирлекләренең тышкы йөзен дә уңай якка үзгәртәчәк, ишелгән, җимерелгән биналар авылларны матурламый бит.

Әлеге чараның мөһимлеген һәм киң масштаблы булуын раслау өчен Бөреле, Мәм-дәл, Айбаш авыл җирлекләрендә төшерелгән видеоязмалар күрсәтелде.

15 гыйнвардан авыл җирлекләрендә җирле властьның 2013 нче елдагы эшчәнлеге һәм 2014 нче елга куелган бурычларны тикшерүгә багышланган җыелышлар башлана. Бүген җыелыш Айбашта билгеләнгән.

Быел эшнең ничек оештырылачагы турында район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов сөйләде. Узган ел шактый эшләр башкарылды. Татарстан Республикасы Президентының "Авыл клублары" программасы нигезендә 300 урынлы Усад мәдәният йорты төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ә 2014 нче елда Коркачык станциясе бистәсендә 300 урынлы мәдәният йорты төзү планлаштырыла. 2013 елда Коркачык һәм Мәмдәл авылларында мәдәният йортлары капиталь ремонтланды, моңа 4500 мең сум акча тотылды. 2014 нче елда Күлле һәм Яңавыл авылларында мәдәният учакларын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Юртыш, Чернышевка, Чыпчык мәдәният йортларында агымдагы ремонт эшләре үткәрелде. Әмма районның күп кенә мәдәният учакларын төзекләндерергә кирәк әле. 2014 елда агымдагы ремонт уздыру өчен җирле бюджеттан 2 млн. 442 мең 800 сум акча бүлеп бирелә. Аңлашылганча, бу сумма җитәрлек түгел.

Россия Федерациясендә Мәдәният елы уңаеннан агымдагы елда уздырылган барлык чаралар милли мәдәниятны, туган телне, халыкның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә багышланачак, болар цивилизацияле җәмгыятьнең аерылгысыз билгеләре булып тора, дип ассызыклады Ренат Сабирҗанов. Быелгы эш планы календарьдагы истәлекле даталарны, юбилейларны, дәүләт һәм халык бәй-рәмнәрен исәпкә алып төзелгән. 2013 нче елда КВН командалары арасындагы бәйге уңышлы узды. Агымдагы елда ул учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары арасында дәвам итәчәк.

Районның авыл җирлекләре арасында икенче фольклор фестивале узачак. Анда җиңүчеләр Иске-Казан музеенда уздырыла торган "Түгәрәк уен" республика фольклор фестивалендә чыгыш ясаячак.

Утырышта "2013 нче ел җитәкчесе" республика конкурсында билгеләп үтелгән җаваплылыгы чикле "СафПласт" ширкәте генераль директоры Андрей Евсеевка сүз бирелде. Ул Биектау районы территориясендә
М-7 федераль трасса янында урнашкан предприятиенең эше турында сөйләде. Анда 180 эшче хезмәт куя, бер кешегә 11 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Хезмәткәрләрнең 25 проценты - безнең район кешеләре. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Андрей Евсеевка нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, предприятиенең киләчәктә дә тотрыклы, уңышлы, бердәм эшләвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев