Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

АЛАРГА РАЙОН ДАНЫ ҺӘМ ДӘРӘҖӘСЕ КАДЕРЛЕ

Узган шимбәдә Үзәк мәдәният йортында спорт һәм иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән, район һәм республика үсешенә һәм дәрәҗәсен күтәрүгә үзләреннән өлеш керткән биектаулыларны зурлау тантасы булды. Анда район спортчылары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, район җитәкчеләре катнашты. Бәйрәмнең Бөреле мәктәбе укучысы, "Йолдызлык-2012" лауреаты, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә узган балалар фестивальләрендә җиңүче Адель...

Узган шимбәдә Үзәк мәдәният йортында спорт һәм иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән, район һәм республика үсешенә һәм дәрәҗәсен күтәрүгә үзләреннән өлеш керткән биектаулыларны зурлау тантасы булды.
Анда район спортчылары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, район җитәкчеләре катнашты. Бәйрәмнең Бөреле мәктәбе укучысы, "Йолдызлык-2012" лауреаты, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә узган балалар фестивальләрендә җиңүче Адель Равилов башкаруында "Татарстан" җыры белән башлануы символик мәгънәгә ия иде. Яшь талантларның барысы - кемдер сәнгатьтә, кемдер спортта - туган районнарының данын күтәрәләр. Бу көнне сәхнәгә алар белән бергә әти-әниләре, педагоглары, тренерлары да күтәрелде. Бөтен зал Мәскәүдә узган "Башкала тавышлары һәм бизәкләре" фестивалендә лауреат булган Гөлзилә Баязитованы, шулай ук "Виват-Казань-2012" Халыкара телеконкурсында катнашучы, күпләгән фестивальләрнең лауреаты Азалия Баһавиеваны алкышлады. Мәдәният йорты сәхнә-сендә алар үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр.
"Йолдызлык-2012" XII ачык яшьләр фестиваленең "Оригиналь жанр" номинациясендә Учхоз мәктәбе укучысы Айнур Дәүләтшин җиңү яулады.
Беренче булып яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча ТР Беренчелегендә җиңүчеләр бүләкләнде. Аларның тренеры - балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Рәшид Кунафин. Альберт Насыйбуллин балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә биш ел шөгыльләнә. Шушы вакыт эчендә ул "Спорт мастерына кандидат" разряды алды. Ул тхэквондо буенча ТР җыелма командасы составына кертелде.
Әмир Мөхәммәтҗанов һәм Анатолий Кузнецов, Руслан Карпов һәм Дилә Әхмәтсафина үзләрен өметле спортчылар буларак күрсәттеләр.
Әти-әниләре белән бер-гәләп сәхнәгә 76 кг.лы үлчәү категориясендә ирекле көрәш буенча бронза призеры Руслан Крюков, 75 кг.га кадәр үлчәү категориясендә милли көрәш буенча ТР Беренчелегенең бронза призеры Самат Әхмәтҗанов, шулай ук 60 кг.га кадәр үлчәү категориясендә бронза призеры Айнур Гыйниятуллин күтәрелде.
Районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе өметле спортчыларны шактый әзерләде. Аларның берсе - Михаил Миндрюков. Ул күп тапкырлар өстәл теннисы буенча республика ярышлары призеры булды, 2012 елның 21 ноябрендә Минзәләдә узган ТР Беренчелегендә җиңү яулады. Аның тренеры - әнисе Ирина Владимировна.
Спорт җыйнак, пөхтә, җитез булырга ярдәм итә. Спортчыларның укуда да, иҗатта да беренче булырга өлгерүләре очраклы гына түгел. Моңа мисал - Марсель Гаевский. Ул - чаңгычы-узышчылар арасында ТР Чемпионаты һәм Беренчелегенең көмеш призеры.
Бүләкләнүчеләр арасында Азат Юнысов та бар, ул спортта беренче адымнарын гына ясаса да, үзен шашкалар һәм җиңел атлетикада танытырга өлгергән.
Яшь спортчыларны һәм чемпионнарны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм аның урынбасары Рафис Газизов котладылар.
- Спортның барлык төрләре дә ихтирамга лаек, - диде Рөстәм Галиулла улы. - Ә чын милли көрәш - ярышларның иң яраткан традицион төре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт көрәше буенча шәхси-команда республика ярышларында безнең район ике команда белән чыгыш ясады. Бу зур җиңү, сөенечле казаныш, алга таба да тырышыгыз, җиңегез. Район сезнең белән горурлана, - диде ул.
Тантаналы шартларда районның өмете булган яшь көрәшчеләрне бү-ләкләделәр. Алар - ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирының көмеш призеры Илья Наумов, 53 кг.лы үлчәү категориясендә җиңүче Артур Гыйлаҗев, 58 кг.га кадәр үлчәү категориясендә җиңүче Илнур Гыйлаҗев, Әнис Хәкимҗанов - (65 кг.) һәм 75 кг.нан артык үлчәү категориясендә җиңүче Юрий Ларионов. "Рус баһадиры" төшенчәсе очраклы гына яңгырамады. Ул, чыннан да, Юрийга һәм башка көрәшчеләргә бик тә килешә.
Бәйрәмдә спортчыларны гына түгел, балалар югары күрсәткечләргә ирешсен өчен көчләрен кызганмаучы тренер-педагогларны да зурладылар. "Спорт мастеры" таныклыклары һәм билгеләре балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Валерий Назаровка һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Әдһәм Хәбибуллинга бирелде. Яшь спорт мастерларын атказанган спорт мастеры, гер спорты буенча Олимпия уеннары чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Наил Мәсгуть улы Василов котлады.
Спортчыларны бүләкләү тантанасы азагында сәхнәгә күптән түгел генә узган Авыл хуҗалыгы көненә багышланган "Көрәш" ярышларында җиңүгә ирешкән иң көчлеләрнең дә көчлеләре чакырылды. Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Айнур Гыйниятуллин, Ленар Минҗанов, Айнур Шәйдуллин, Сиринат Шаһиев, Фәнис Сөнгатуллин, Илнар Шәяхмәтов һәм Руслан Шәйдуллин бүләкләнделәр.
Район башлыгының Мактау грамотасына спорт мастеры Нәфис Миңнебаев, Сабантуйлар батыры Ленар Шәяхмәтов, спорт мастеры Марат Хуҗиев, спорт мастерына кандидат Радик Фәйзуллин, билбау көрәше буенча дүрт тапкыр дөнья Чемпионы Илдар Аббасов, Сабантуйлар батыры Рәмис Хәйруллин, шулай ук район көрәшчеләренең җыелма командасын җитәкләүче спорт мастеры Данис Сәлахетдинов лаек булдылар. Аларны спортта җиңүләре һәм лаеклы бүләкләре белән спонсор Айрат Сабиров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Наил Хәмидуллин котладылар. Чемпионнар хөрмәтенә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәм концерты Зилә Сабирҗанова башкаруында бию белән тәмамланды, аны алкышларга күмделәр.
Илгә рекордлар, казанышлар гына кирәк түгел. Безгә нык, чыныккан кешеләр, физик яктан чыдам яшьләр, сәламәт балалар һәм аларның әти-әниләре кирәк. Ә боларның барысын да спорт бүләк итә.

Рәсемнәр: район командасы җиңүче Кубогы белән.
А. Тимонин фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев