Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

100 елдан соң әйләнеп кайту

Бу мәкаләдә сүз район газетасын укучыларның күпчелегенә таныш булмаган кеше, Рус Әйшәсе авылыннан якташыбыз Понятов Александр Матвеевич турында барачак. Әлегә кадәр бу фамилия галимнәргә һәм белгечләргә генә таныш иде. Кем соң ул Понятов? Шәхсән үзем Александр Понятов турында аның туганы Николай Комиссаров шалтыратканнан соң моннан бер ел элек ишеттем. Николай...

Бу мәкаләдә сүз район газетасын укучыларның күпчелегенә таныш булмаган кеше, Рус Әйшәсе авылыннан якташыбыз Понятов Александр Матвеевич турында барачак. Әлегә кадәр бу фамилия галимнәргә һәм белгечләргә генә таныш иде.

Кем соң ул Понятов?

Шәхсән үзем Александр Понятов турында аның туганы Николай Комиссаров шалтыратканнан соң моннан бер ел элек ишеттем. Николай Алексеевич Понятовның тормышын һәм эшчәнлеген өйрә-нүе, аңа кагылышлы төрле тарихи материаллар туплавы турында әйтте, кайбер нәрсәләргә төгәллек кертүдә булдыра алганча булышуымны үтенде. Сүз уңаеннан Казан дәүләт университетының тарихи музеенда бу галимнең тууына 120 ел тулуга багышланган экспозиция әзерләнүе турында әйтте. Бу сөйләшү барышында Понятов турында фильм төшереләчәге, аның заказчысы "Дом русского зарубежья имени Александра Сол-женицына" икәнлеге мәгълүм булды. Әлеге әңгәмәдән Николай Комиссаровның урынсызга онытылган галимнең исемен Россиягә кире кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәген аңладым.

Комиссаров Понятов турында материал туплау белән 2009 нчы елда шөгыльләнә башлый. Нәкъ менә шушы елны Казан университеты газетасында әлеге уку йортында белем алган шөһрәтле студентлар турында мәкалә чыга. Андыйлар арасында Владимир Ленин, Лев Толстой, Александр Бутлеров, шулай ук Александр Понятов та була. Беренче өч фамилия безгә балачактан һәм мәктәп эскәмиясеннән үк таныш, ә менә Понятов бөтенләй билгесез. Кем ул? Нәрсә белән дан казанган? Университетның иң яхшы студенты булу өчен нишләгән? Әлеге газета мәкаләсе ничектер Николай Комиссаров кулына килеп керә. Аны укыганнан соң, Николай Алексеевичның үз сүзләренә караганда, ул бу кешенең революциядән соң юкка чыккан туганы икәнлеген аңлап ала, бу фамилияне әти-әниләреннән, башка өлкәнрәк туганнарыннан әллә ничә тапкыр ишеткәнен хәтерли. Гаиләләрендә Понятовны бик күп телгә алмаска тырышалар, чөнки вакыты шундый - шомлы чор була. Әмма ул өлкән-нәрнең: "Понятовлар алар бик акыллылар, югала торган кешеләр түгел", - дигән сүзләрен хәтерли. Николай Алексеевич үзенә туганының намуслы исемен аклау һәм аны Россиягә кайтару өчен булдыра алганның барысын да эшләргә дип сүз бирә. Бу вакытта Александр Понятов турында әле үзе дә берни белми.

Вакыт уза. Чынлап та, 2012 елның апрелендә университетның тарих музеенда Понятовка багышланган экспозиция оештыралар. Аның юбилей кичәсендә шушы данлыклы уку йорты галимнәре, студентлары катнаша. Шул язда Казанда, Рус Әйшәсендә, Соловцовода, Биектау районының Туган як музеенда булачак фильм төшерелә башлый. Аннары кино төшерү Америка Кушма Штатларында дәвам итте.

Озакка сузылган кайту

Менә бер ел вакыт узды. Шушы көннәрдә Казан университетында һәм Биектау районының Шуман авылында "Русский триумф на чужбине: пионер видеоэры инженер Понятов" дигән документаль фильм презентациясе узды. Кино күрсә-телгәннән соң, аны караучылар, бигрәк тә туганнары, фильм бик көчле, ул Понятов Александр Матвеевичның исемен 100 ел узгач Туган иленә - Россиягә кире кайтарыр, аның визит карточкасы булыр, диделәр. Ниһаять, аның турында киң җәмәгатьчелек белер. Ә Казан университетында моннан соң ел саен яңа уку елы башында бу фильмны беренче курс студентларына күрсәтергә, дигән карарга киләләр.

Александр Понятовның Россиягә, Туган иленә кайтасы, Казанда, Рус Әйшәсендәге күңеленә якын урыннарны күрәсе, таныш урамнар, кырлар һәм болыннар буйлап узасы, Әйшәнең саф һавасын күкрәк тутырып сулыйсы, әти-әнисен, туганнарын бик тә сөендерәсе килә. Менә, янәсе, карагыз, улыгыз кем булды! Ни кызганыч, болар барысы да хыялда гына кала һәм ул җаны тынычланмаган килеш бакый дөньяга күчә. Ул вакытта аның кебекләргә Советлар Союзына юл ябык була.

Интернетта Понятов турында менә нәрсәләр язылган: «Рус инженеры һәм Америка бизнесмен-уйлап табучысы 1956 нчы елда җир йөзендә беренче видеомагнитофон уйлап чыгара. Ярты гасыр дәвамында тавыш һәм күп махсус сигналлар сурәтен профессиональ магнитлы язу аппаратурасы өлкәсендә дөньякүләм техник лидерлыкны тоткан данлыклы "Ампекс" фирмасына нигез салучы буларак дөньяга киң таныла. Дөньякүләм электрон гигантлар - «Сони», «Мацусита», «JVC», «Филипс», «Тошиба» һәм башкалар дистә еллар дәвамында көнкүреш видеоаппаратурасы җитештерүдә аның патентларыннан башка бер адым да атлый алмыйлар. Ул 88 гә кадәр яши, Америка Кушма Штатларында һәм кайбер башка илләрдә галим һәм бизнесменга бирелү мөмкин булган барлык шөһрәт-мактауларга ирешә. Төньяк Калифорниядә рус диаспорасы аны изге зат дип саный - ул меңләгән рус кешесен эшле итә, православие динендәгеләргә хатын-кызлар монастыре, картлар йорты төзүдә булыша һәм хәйрия максатта акчасын кызганмый. Үз Туган илендә Александр Понятов исеме шушы вакытка кадәр бары белгечләргә генә таныш».

«Чит җирдә рус триумфы»

Күптән түгел Шуманда "Русский триумф на чужбине: пионер видеоэры инженер Понятов" фильмын Соловцово, Каенлык, Шуман авыллары кешеләре, Шуман һәм Каенлык мәктәпләре укучылары карады. Авыру сә-бәпле килә алмаган Рус Әйшәсенең өлкән яшьтәге кешеләренә фильм төшерелгән дискны илтеп бирделәр. Киноны шулай ук Александр Понятовның туганнары - апалы-сеңелле Татьяна Андреевна һәм Анна Андреевна Емелиналар, Алевтина Евлампиевна Бабур һәм Николай Алексеевич Комиссаров карады. Беренче өчесе - галимнең туганнан туган сеңелләре, ә Николай Алексеевич - Понятовның бертуганының улының улы. Бу кешеләрнең һәркайсы да - үзенчәлекле шәхесләр. Апалы-сеңелле Емелиналар - медицина хезмәткәрләре. Татьяна Андреевна - Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби хирург, Иделдән алып Румыниягә кадәр сугышчан юл узган. ХХ нче гасырның 60 нчы елларында ТАССРның сәламәтлек саклау министры урынбасары булып эшләгән. Анна Андреевна - Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы. Алевтина Евлампиевна - Казан шәһәрендәге югары уку йортлары укытучысы. Николай Алексеевич - элекке комсомол җитәкчесе, Әфган сугышында, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. 5 ел станциянең генераль директоры урынбасары булып эшли. Хәзер Мәскәүдә яши, зур җә-мәгать эше алып бара. Алар барысы да хөкүмәт бүләкләренә, медаль-ләргә, мактаулы исем-нәргә лаек булганнар. Җыйнап кына әйткәндә, атаклы һәм ихтирам казанган кешеләр. Аларның һәрберсе турында китап язарга була. Барысы белән бергәләп алар бу фильмга, күп дистә еллардан соң үзләренең бөек туганнарының Россиягә кайтуына сөенделәр.

Александр Матвеевич бу көнне безнең арада, безнең белән бергә булды.

Галимнең чишмә башы

Александр Матвеевич Понятов 1892 нче елның 25 мартында Казан губернасы, Чыпчык волосте, Рус Әйшәсе авылында нык тормышлы ишле гаиләдә дөньяга килә. Понятовларның табигый таштан эшләнгән складлары, умарталык, тегермән белән йортлары була. Башка мәгълүматлар буенча, Александр студент булганда аның әтисе инде I нче гильдия купец, Казанның эре урман сәүдәгәре була. Архивта Сашаның Соловцово чиркәвендә чукындырылуы, Казан шәһәрендәге 2 нче реаль училищеда белем алуы, латынь буенча өстәмә имтиханга калуы (аннан башка реаль училищедан соң Университетка керергә мөмкин булмый), 1913 нче елда хәрби бурыч үтәве һәм башкалар турында документлар сакланган. Реаль училищены тәмамлагач, Понятов Казан Император университетының физика-математика факультетына укырга керә.

Егет тормышын авиация белән бәйләргә хыяллана, шуңа күрә Казанда бер ел укыгач, Мәскәү техник училищесына (хәзер Бауман исемендәге Мәскәү югары техник университеты) керә. Студентлар сходкаларында катнашу сәбәпле Понятовның властьлар белән каршылыклары туа. Ул Германиягә техник училищега укырга китә. 1913 елда әти-әнисе аңа хәрби хезмәткә чакыру турында повестка җибәрәләр һәм Александр Россиягә кайта. Гражданнар сугышы вакытында Понятов аклар армиясе ягында сугыша. Сугышта кызыллар җиңгәч, узган гасырның 20 нче еллары азагында ул Себер аша Кытайга кача, аннан Франциягә, соңрак Америка Кушма Штатларына китә.

«Ампекс» фирмасы

1944 елда Понятов «Ампекс» фирмасы төзи. «Ампекс» аның исем-фамилиясенең беренче хәрефләреннән алына: Александр Матвеевич Понятов, ә экселенс инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә - югары сыйфат дигән сүз. Сугыш беткәч радарлар өчен узеллар эшләп чыгаручы компания өчен авыр вакытлар килә, ул заказларны югалта һәм ябылу чигенә җитә. Фирманы саклап калу өчен Понятов гаять четерекле һәм катлаулы бурычны тормышка ашыруга алына - Германиядән трофей сыйфатында алып кайтылган технологияләрне кулланып магнитлы язуны промышленностьта җитештерә башлау. Сүз уңаеннан, башта бу идеяне RCA фирмасына тәкъдим итәләр, ләкин Давид Сарновский һәм Владимир Зверский җитәкчелегендә белгечләр: "Моны эшләргә мөмкин түгел!", - дип, бу эштән баш тарталар.

Беренче видеомагнитофон чыгаруга Понятовның 8 ел гомере китә. Танылган җурналист Михаил Таратута язганча, сугыштан соң видеомагнитофон чыгару белән берничә компания шө-гыльләнә, ләкин «Ампекс» һәрвакыт лидер булып кала, чөнки башлангыч этапта ук магнитлы язу индустриясенең югары сыйфатлы булуына ире-шә һәм шул дәрәҗәдән түбән төшми. Понятов моның белән аеруча горурлана. Моннан тыш, әлеге компания барлык сугыштан соңгы технологияләрнең иң мөһим компонентын булдыра: беренче компьютерларның хәтере магнитлы язу принцибына нигезләнеп эшләнә. «Ампекс»ның махсус җиһазлары медицинада, авиациядә, космонавтикада кулланыла. Бу танылган компания телевидениене төсле итә.

ХХ нче гасырның 50-60 нчы елларында бүген танылган "Сони" компаниясе "Ампекс" ия булган дан һәм технологияләрнең дәрәҗәсе турында бары хыяллана гына ала. 10-15 ел эчендә Понятов империясе беркемгә дә билгеле булмаган энтузиастлар төркеменнән дөньякүләм лидерга, индустрия гигантына кадәр юл уза. 60 нчы елларда аның заводларында 12 меңгә якын кеше эшли. Мондый уңыш өчен компания күп нәрсәдә үзенең җи-тәкчесенә бурычлы.

«Барысын туган илемә бирер идем...»

Понятов америка топ-менеджерларыннан аерылып тора. Ул кул астындагыларга бурыч куя, аларны рухландыра, аларны үзе артыннан ияртеп алып бара. Һәр-вакыт вакыйгалар үзә-гендә кайный. Диндарлык, игелек кылырга омтылу - бу барыннан да бигрәк рус характерына хас сыйфатлар. Александр Понятов һәрвакыт үзенең чыгышы белән горурлана. Аның офисларының алыштыргысыз атрибуты булып рус каеннары тора, ул рус хатын-кызлар монастырен тота, Сан-Францискода картлар өчен Изге Владимир йортына нигез сала. Ул рус кешеләрен үзенә эшкә алып, аларга зур ярдәм күрсәтә.

Гомеренең азагында Александр Понятов тү-бәндәге сүзләрне әйтә: "Мин теләгән бар нәрсәгә дә ирештем, минем искиткеч фирмам бар, ләкин минем балаларым, минем эшемне дәвам итүчеләрем юк... Илемә барысын, үз тәҗрибәмнең барысын тапшырыр идем? Әмма... бу мөмкин түгел. Хәтта Россиядә минем фирмамның филиалын гына булса да булдырырга рөхсәт итмиләр..."

Бөек инженер 1980 елның 24 октябрендә Калифорния штатында вафат була. Аның компаниясе конструкторлык бюросы сыйфатында хәзер дә эшләвен дәвам итә.

Александр Понятовны соңгы юлга озатуда 20 мең кеше катнаша.

Күңелле яңалык

Күптән түгел Мәс-кәүдән Николай Комиссаров шалтыратты һәм 25 майда "Летопись" 12 нче халыкара документаль фильмнар фестивале жюрие "Русский триумф на чужбине: пионер видеоэры инженер Понятов" фильмының теманы ачкан өчен дипломга лаек булуы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев