Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Ә бәйрәм - Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата. Балаларны яклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул мәктәптә каникуллар башланган көнгә туры килә һәм җәмәгатьчелек...

Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Ә бәйрәм - Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата.

Балаларны яклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул мәктәптә каникуллар башланган көнгә туры килә һәм җәмәгатьчелек игътибарын балаларга кагылышлы проблемаларга юнәлтергә, аларны заман тормышындагы куркыныч күренешләрдән сакларга тиеш.

Бүген Биектау районында яңа туган сабыйлардан алып, 18 яшькә кадәрге 9800 бала яши. Бу район халкының 22 процентын тәшкил итә. Әлеге балалар - районның киләчәге, ышанычы һәм терәге. Без, өлкәннәр, нәкъ менә шулар хакына яшибез, эшлибез һәм күркәм гамәлләр кылабыз.

Безнең районда Балаларны яклау көне иртәгә, 1 июньдә Биектау авылындагы Җиңү Паркында узачак.

Башкарма комитет бүлекләре "Балкыш" Балалар иҗат йорты, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белән берлектә балалар бәйрәме оештырачаклар. Сабантуй, "Бәхетле балачак" чарасы, асфальтта "Балачак - ул мин һәм син" дигән рәсемнәр конкурсы уздыру, шулай ук концерт программасы да күздә тотыла. Әлеге чараларның төп геройлары, әлбәттә, балалар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев