Картлыкка бирешергә исәбе юк әле
Район үзәгендә яшәүче ветеран Мәхмүт Абдрахманов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзе сөйләвенчә, аңа фашист басып алучылары белән сугышырга туры килмәгән, хәрби хезмәтне ул Япония чигендә узган һәм самурайларга каршы сугышта катнашкан. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучы статусын хаклы рәвештә йөртә. Мәхмүт Абдрахмановны сугышка, 18 яше тулып җитүгә, 1943...
Район үзәгендә яшәүче ветеран Мәхмүт Абдрахманов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзе сөйләвенчә, аңа фашист басып алучылары белән сугышырга туры килмәгән, хәрби хезмәтне ул Япония чигендә узган һәм самурайларга каршы сугышта катнашкан. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучы статусын хаклы рәвештә йөртә.
Мәхмүт Абдрахмановны сугышка, 18 яше тулып җитүгә, 1943 нче елның гыйнварында алалар һәм Япония чигенә җибәрәләр. Билгеләнгән урынга аларны кысан салкын товар вагоннарында алып баралар. Булачак сугышчылар туңудан, ачлыктан интегә. Частька барып җиткәч тә, баштарак алар турында бик кайгыртмыйлар, ашаганнары черек бәрәңге, кәбестә, сыек баланда була. Германияне җиңгәннән соң, аларга карата мөнәсәбәт үзгәрә, азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ителеш күпкә яхшыра. Туйганчы ашаталар, солдатларның сәламәтлеген кайгырта башлыйлар. 1945 нче елның 8 нче августында Советлар Союзы Япониягә каршы сугыш игълан итә, шуннан соң аяусыз бәрелешләр башланып китә. Бу сугыш озак бармый, ләкин анда да солдатлар яралана, һәлак була. Туган илеңнең зур сугышта фашистлар Германиясен җиңгәнлеген, бик күп солдатларның инде өйлә-ренә кайтуын белгән килеш, монда сугышу тагын да кыенрак булгандыр, мөгаен.
Шартлаткыч пуля якын дусты һәм авылдашы Рәхим Гарифҗановның гомерен өзгән бәрелеш көне хәзергә кадәр Мәхмүт абыйның күз алдында тора. Ул чакта алар янәшә торып сугышкан, пуляның Мәхмүтнең үзенә эләгү ихтималы да зур булган. Ләкин язмыш аны аяган, яралану яки һәлак булудан саклаган. Бу сугыш тәмамланган-нан соң солдат Абдрахманов Мәскәүдә кавалериядә хезмәт итә һәм 1948 елның март аенда туган җиренә - Әтнә районының (ул вакытта Тукай районы) Олы Әтнә авылына әйләнеп кайта. Аның күкрәгендә сугыш кырында намус белән яулап алынган "Батырлык өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре балкый.
Мәхмүт биш балалы гаиләдә үсә. Мәктәптә биш сыйныф кына укып кала, урта белемне кичке мәктәптә ала. Аннары, читтән торып, Казан кооперация техникумын тәмамлый. Табигатьтән бирелгән зирәк акылы, намуслылыгы һәм тырышлыгы аңа тормышта үзенең лаеклы урынын табарга ярдәм иткән. Ул озак еллар җитәкче вазифаларда эшләгән һәм үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкарган. Аның хезмәт биографиясендә склад мөдире, әзерләүләр конторасы директоры, сельпо рәисе, колхоз рәисе булып эшләгән еллар бар. Биектаулыларның өлкән буыны аның бик күп объектлар төзегән Биектау ремонт-төзелеш участогының тынгысыз, принципиаль начальнигы булып эшләгән чагын хәтерли.
Мәхмүт Абдрахман улына 90 яшь тулды. Юбилее белән аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Сугышта һәм хезмәттә ирешкән казанышлары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, яхшы кәеф теләде.
Кагыйдә буларак, юбилейлар бөтен гомер юлын хәтергә төшерә. Мәхмүт абый да күңеле белән яшьлек елларына кайтып килде, сугышчан иптәшләрен һәм, әлбәттә, 56 ел бергә яшәгән хәләл җефете Һәдияне исенә төшерде. Хатыны якты дөньядан киткәнгә дә тугыз ел тулган инде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын фронтовик Мәхмүт Абдрахманов шатланып та, сагышланып та каршылый. Үз халкы тормышындагы шушындый истәлекле вакыйгага кадәр яши алуына шатланса, дөньяда тотрыклылык булмауга, фашистлар яклы затларның баш калкытуына, аларның 1945 нче елның язында яуланган Бөек Җиңүне юкка чыгарырга маташуларына бөтен күңеле белән борчыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев