Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

«Без фронттан хатлар көттек»

Тыл ветераны Анна Семеновна Багашеваның хатирәләрен Чыпчык урта мәктәбенең математика укытучысы Елена Блохина язып алган. - Мин Мамадыш районындагы Анчутино бис-тәсендә 1932 нче елның 10 сентябрендә тудым. Әти-әнием колхозда эшләде. Михаил исемле абыем да бар иде. Без бик тату яшәдек, әти-әнием һәм абыем эшлиләр, ә мин мәктәптә укыйм. 1940 нчы...

Тыл ветераны Анна Семеновна Багашеваның хатирәләрен Чыпчык урта мәктәбенең математика укытучысы Елена Блохина язып алган.

- Мин Мамадыш районындагы Анчутино бис-тәсендә 1932 нче елның 10 сентябрендә тудым. Әти-әнием колхозда эшләде. Михаил исемле абыем да бар иде. Без бик тату яшәдек, әти-әнием һәм абыем эшлиләр, ә мин мәктәптә укыйм. 1940 нчы елның сентябрендә абый Лубян урман техникумына укырга китте, әмма укуын тәмамлый алмады, аны 1941 нче елның 6 апрелендә Кызыл Армия сафларына алдылар. 20 апрельдә ул Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәренә элемтәче булып хезмәт итәргә тиешле урынына килеп җитә. Абыемнан башка хатлар алмадык, 1942 нче елда "хәбәрсез югалды" дигән язу гына килде. Бердәнбер улының үлемен әни бик авыр кичерде. Сугыш башлануы турында без хат ташучыдан белдек. Куркыныч вакыт булды бу - көн саен ир-атларны фронтка озатабыз, теләсә каян хатын-кызлар, балаларның үксеп елаган, кычкырган тавышлары ишетелә. Сугыш бер гаиләне дә әйләнеп узмады. Безнең авылдан фронтка 22 кеше китте, 8е генә әйләнеп кайтты. 1941 елның июнендә безнең әтине дә алдылар. Без әни белән икәү калдык. Әни көне буе эштә - ат белән печән, утын, салам ташыды. Өй эшләре тулысы белән миңа калды, елгадан су ташыдым, малларны эчерттем, иптәшләр белән урманга коры-сары җыярга йөр-дем. 8 яшьлек кыз күпме булдыра алса, шуның кадәр ташыдым. Әле миңа күрше балаларына караганда күбрәк тә күтәрергә кирәк булды, чөнки алар икәү, ә мин үзем генә бит. Җәй көне соң караңгылана, шуңа күрә әнине көткәндә алай ук курыкмыйм, тик шулай да мич артына кереп качам, әни кайтканчы йокламыйм. Ул кайткач, тамак ялгыйбыз да, йокларга ятабыз. 1941 нче елның көзендә 3 нче сыйныфка укырга киттем. Уку безне үзебезнең һәм якыннарыбызның исәнлеге өчен хәсрәтләнүдән, тормыш авырлыкларыннан беразга гына булса да оныттырып торды. Өй эшләрен лампа кабызып яки шәм яктысында эшләдек. Әледән-әле самолетлар очып торганлыктан, тәрәзәләр яктылык төшмәслек итеп капланган иде. Кем самолетлары булган алар - үзебезнекеләрме, немецларныкымы - без урамга чыгып карарга курыктык. Кышын да әни иртәдән төнгә кадәр эштә, аңа хезмәт хакы итеп он бирәләр. Ә мин мал-туар карыйм. Без сыер, сарыклар, кәҗә тоттык, тавык-чебеш асрадык. Сөтне дәүләткә тапшырабыз, аны фронтка җибәрәләр. Безгә аның өчен бик аз гына акча түлиләр. Һәр хуҗалыктан елына 1 тапкыр 40ар кило ит җыйдылар. Ашау начар, бәрәңге кырып көлчә пешерәбез. Җәй көне ат кузгалагы җыябыз, аны ваклап, суда пешерәбез, сөт һәм 1 чәй калагы он өстибез. Агач кайрыларын салдырып төябез, аннан да көлчә пешерәбез. Ул авызны камаштыра торган булып чыга. Җәй көне бакчада үстерелгән яшелчәләр белән тукланабыз, әмма еш кына тырышлыгыбыз бушка китә - бакчаны караклар "чистартып" чыга.

Ул елларда күңелне сөендергән бердәнбер шатлык фронттан әтидән һәм абыйлардан килгән хатлар була иде. Ә минем өчен иң зур куаныч - әнинең эштән кайтуы. Җәй көне инде мин әни белән бергә эшкә йөрдем. Көзен мәктәпкә барган идем дә, тиздән укуымны ташлап, колхозда эшли башладым. Ат белән печән һәм утын ташыдым. Ат та җиктем, үгез дә. Үгезләр көчле-рәк, аларга күбрәк төяргә була, ә атлар ачлыктан үләләр. Эшләгән өчен хезмәт көннәре язалар һәм бераз он бирәләр. Сугыш вакытында Галочкиннарда сугыш башлану белән үк шәһәрдән киткән Мурманск кешеләре яшәде. Алар башкалар шикелле үк басуда тир түктеләр, чөнки гаиләне бары тик шулай гына ачлыктан коткарып була иде.

1945 нче елның 9 маенда, күрше авылдан хат ташучы килеп, сугышның тәмамлануы турында әйтте. Бик "мул" итеп төшке аш әзерләнде, сыек шулпа пешерделәр, берәр телем ипи бирделәр. Яңалыкларны газеталардан, фронттан килгән хатлардан белдек. Якыннарыбыз фронттан сугыш бетү белән үк кайтмадылар. Әти 1945 елның кышында гына кайтты.

Сугыш тәмамланганнан соң әйбәт заманнар 10 елдан соң гына башланды. Акча юк, без һаман ачлы-туклы яшибез. Дәүләткә тапшырган сөт өчен бераз акча бирделәр, кирәк-яракка менә шуны тоттык. Мин агач әзерләүдә эшләвемне дәвам иттем, ул вакытта миңа 13 яшь иде инде.

Гомуми хезмәт стажым 42 ел 3 ай булды. Бу елларда кайда гына эшләмәдем! Бозаулар карадым, умартачы ярдәмчесе, төрле эшләр башкаручы булдым, ашламалы капчыклар ташыдым, чәчүлекләрне тукландыра торган чәчкечтә, җәй көне ындыр табагында эшләдем - көрәк белән ничәмә-ничә тонна бодай, арыш, солы көшелләрен тараттым.

Хәзер җылыда, яктыда, рәхәттә кызым һәм киявем белән яшим. Бөтен әйбер бар, булмаганын әкрен генә кибеткә чыгып алам. Көчемнән килгәнчә балаларга булышам. Оныкларым кунакка килеп торалар, килә алмасалар, телефоннан хә-лемне белешәләр. "Авырый гына күрмә!" диләр, ә мин авырмыйм да, кайчакта баш кына сызлап ала. Оныкларымның балаларын карашам.

Хәзерге яшьләрнең тыңлаучан булуларын, әти-әниләрен хөрмәт итүләрен, намус белән эшләүләрен телим. Һәм беркайчан да сугыш булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев