Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Курск көрәшенең 70 еллыгына

"Курск, Орел һәм Белгород янындагы көрәш Бөек Ватан сугышының һәм гомумән алганда Икенче Бөтендөнья сугышының иң бөек көрәшләреннән берсе булып тора. Биредә немецларның иң яхшы һәм куәтле группировкалары тар-мар ителеп кенә калмады, ә бәлки немец халкының һәм Гитлер союздашларының Гитлер фашистлары җитәкчелегенә һәм Германиянең Советлар Союзының һаман арта барган кодрәтенә...

"Курск, Орел һәм Белгород янындагы көрәш Бөек Ватан сугышының һәм гомумән алганда Икенче Бөтендөнья сугышының иң бөек көрәшләреннән берсе булып тора. Биредә немецларның иң яхшы һәм куәтле группировкалары тар-мар ителеп кенә калмады, ә бәлки немец халкының һәм Гитлер союздашларының Гитлер фашистлары җитәкчелегенә һәм Германиянең Советлар Союзының һаман арта барган кодрәтенә каршы тора алу сәләтенә ышанычы мәңгегә югалды".

Маршал Г.К.Жуков. "Хатирәләр һәм уйланулар" китабыннан.

Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышы тарихыннан тагын бер истәлекле көн - Курск дугасындагы көрәшнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге көрәш 1943 нче елның җәендә булды һәм ул 5 июльдән 23 августка кадәр 50 көн һәм төн дәвам итте.

1943 нче ел. Сугышның өченче елы. Мәскәү һәм Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, нацистлар Германиясе җитәкчеләре СССР белән көрәш әле оттырылмаган, Иделдәге көрәштән соң килеп туган авыр хәлне үзгәртергә була, дип уйлыйлар. Һәм алар Курск янында яңа, көч ягыннан моңарчы күрелмәгән көрәшкә әзерләнә башлыйлар. Немецлар командованиесе, әлеге урында үзенең уңайлы урнашуыннан файдаланып, Курск дугасы дип атала торган Курск калкулыгындагы совет гаскәрләрен камап алырга була. Дошман Сталинград янында җиңелүенең үчен кайтарырга җыена.

1943 нче елның җәйге кампаниясе планы һәм аерым алганда безнең гаскәрләрнең Курск дугасы янындагы хәрәкәтләре планы шушы елгы апрельнең беренче яртысында Верховный Башкомандование (ВГК) Ставкасында карала.

"Верховный Башкомандующий И.В.Сталин безнең төп көчләрне Курск янында тупларга ризалык бирде, әмма элеккечә үк Мәскәү стратегик юнәлеше өчен борчылып торды, - дип исенә төшерә соңрак маршал Жуков үзенең "Хатирәләр һәм уйланулар" китабында. Гаскәрләребезнең хәрәкәт планын тикшергәндә без барлык мөһим юнәлешләрдә һәм беренче чиратта Курск янында нык, яхшы эшелонлаштырылган оборона кору зарурлыгы турында нәтиҗә ясадык. Шунысын искәртеп китик, Курск янындагы оборона мәҗбүри түгел, ягъни сугышлар тарихында сирәк очрый торган хәл булды: көчле як, хәрәкәт итүнең төрле вариантларын сайлаганда аеруча уңайлы вариант дип алдан уйланган оборонага тукталды". Алдан уйланган оборона планы белән бер үк вакытта һөҗүм планы да эшләнде. Һөҗүмгә күчү вакытын сайлауны Ставка килеп туган хәлләргә бәйле итеп билгеләде.

Кызыл Армияне җәйге кампаниягә әзерләп, ВКП(б)Үзәк Комитеты, Дәүләт Оборона Комитеты (ГКО), Верховный Башкомандующий Ставкасы һәм Генераль штаб 1943 елның язында бик зур эш башлап җибәрделәр. Партия Үзәк комитеты илне оккупантларны хәлиткеч тар-мар итүгә туплый. Генераль штабта Кызыл Армиянең структурасын тагын да яхшырту белән бәйле зарури чаралар уздыралар, яхшырак системалар белән коралланган яңа артиллерия берләшмәләре барлыкка килә. Партиянең һәм Дәүләт Оборона Комитетының төп игътибары танклар һәм үзйөрешле артиллерия җитештерүгә туплана. Хәрби Һава көчләрен үзгәртеп кору буенча зур эш башкарыла, алар конструкцияләре камилләшкән самолетлар белән коралландырыла. Хәрби самолетлар саны буенча без дошманны узып китәбез. Кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә.

1943 елның җәенә безнең гамәлдәге армия составында 6,4 миллионнан күбрәк кеше, 99 мең орудие һәм миномет, кыр реактив артиллериясенең 2200ләп сугышчан җайланмасы, 9,5 меңнән артык танк һәм үзйөрешле артиллерия установкалары, 8300 диярлек самолет була.

Фронтта алган тәҗрибә нигезендә совет гаскәрләрен көчәйтү һәм аларның әзерлеген арттыру буенча Дәүләт Оборона Комитеты һәм партия уздырган искиткеч зур эш хәрәкәттәге фронт гаскәрләренең сугышка сәләтен кискен арттыра. Совет Кораллы Көчләре Курск көрәше алдыннан 1943 елның җәенә сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да немец-фашист гаскәрләреннән өстен була. Гитлерның хәрби-сәяси җитәкчелеге, кораллы көчләренең Кызыл Армиядән элекке өстенлеген югалтуын аңлап, совет-герман фронтына мөмкин булганның барысын да җибәрү өчен "тоталь" чаралар күрә. Көнбатыштан сугышка аеруча сәләтле гаскәрләр китерелә. Совет-герман фронтында Германия һәм аның союздашлары ягында 232 дивизия, 5,2 миллионлап кеше, 52 меңнән күбрәк орудие һәм миномет, 5850 танк һәм штурм орудиесе, 3 меңләп хәрби самолет көрәшә.

Германия командованиесе Курск калкулыгына каршы алдан уйлаган операциясен уздыру өчен иң яхшы 50 дивизиясен, шул исәптән 16 танк һәм моторлаштырылганын,10 меңгә кадәр орудие һәм миномет, 2700 танк, 2 меңнән артык самолет (көнчыгыштагы барлык сугыш самолетларының 60 проценты диярлек) туплый. 900 меңләп кеше көрәшкә ташланырга әзерләнә. Немец командованиесе уңышка ирешәчәгенә инанган була.

Ике яктан да сугыш кырында бер үк вакытта 2 млн. 236 мең солдат һәм офицер, 6200 дән артык танк һәм үзйөрешле техника, 29 мең орудие һәм миномет туплана. Болар барысы да фронтның 550-600 километрындагы участогына җыела. Шуның кадәрле кеше, орудие һәм техниканың моңа кадәр беркайчан да һәм бер җирдә дә шушындый чикләнгән урында тупланганы булмый. Биредә күпме кан коелуын, күпме корбаннар булуын күз алдына китерүе дә куркыныч.

1943 елның 5 июлендә гитлерчылар совет фронтлары оборонасын һөҗүмгә тоталар. Көрәш башта ук киеренке була. Совет сугышчылары, дошманның меңләгән солдатын һәм офицерын, йөзләгән танкын, штурм орудиеләрен һәм техникасын юк итеп, һәр оборона үрен үлемгә үлем торып саклыйлар. Бөек Ватан сугышының иң бөек көрәше шулай башлана. Курск көрәше 5 июльдән 23 августка кадәр 50 көн һәм төн дәвам итә. Киңлеге, аяусызлыгы, киеренкелеге буенча аңа кешелек тарихында тиңнәр юк.

Курск сугышында катнашучы, район газетасын укучыларга яхшы таныш А.В. Корольков исән чагында бервакыт, ул сугыш турында исенә төшереп: "Бу коточкыч тәмуг булды. Җир янды һәм кешеләр ыңгырашты, танклар гөрселдәде.

"Мин әлегә кадәр шушы җәһәннәмдә шундый нерв һәм физик киеренкелектән ничек акылдан шашмадык икән дип аптырыйм. Беркем дә исән калмас, безгә яшәү бетте кебек тоелган иде. Шулай атналар буе дәва итте. Ләкин без нык тордык. Бернигә дә карамый түздек" - дигән иде.

Сугышчылар, артеллиристлар, очучылар, пехотачылар, тулы бер бер гаскәри подразделениеләр каһарманлык үрнәкләре күр-сәттеләр. Зур батырлык һәм югары хәрби осталык өчен хәрби частьлар югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар. Монда гвардия өлкән лейтенанты ике аяк табанын да кистереп, сафка кайткан А.П.Маресьев, батырлыклар кылу нәтиҗәсендә Өч тапкыр Советлар Союзы Герое булган, гвардия лейтенанты кече лейтенант И.Н.Кожедуб, гвардия лейтенанты, үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен алган А.К. Горовец - бер сугышта дошманның 9 самолетын бәреп төшерә алган дөньядагы бердәнбер очучы.

1943 елның 12 июлендә Югары Башкомандующий Ставкасы сугышка эре танк һәм гомумгаскәр резервларын кертергә карар чыгара. Хәзер дә азларга билгеле булган Прохоровка авылы янындагы кырларда моңарчы тарихта булмаган танк сугышы башлана, анда ике яктан да 1200 броняга төренгән машина катнаша. Гитлер анда үзенең СС дигьн иң яхшы "Мертвая голова" , "Рейх". "Адольф Гитлер" СС танк дивизияләрен җибәрә. Авыр сугышларда дошман тар-мар ителә. Кызыл Армия частьлары контр һөҗүмгә күчә

5 августта безнең частьлар Орел һәм Белгородны, һәм авылларны азат итәләр. 23 августта штурм белән Харьков алына. Бу көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында беренче булган җиңү салютының артиллерия залплары яңгырый. Дошман әле бик көчле булып калса да, хәзер бөтен дөнья җиңүнең безнең якта булачагына ышана (моны Сталин алдан күрә).

Сугышка әзерләнгәндә фашист командованиесе барысы да исәпләгән һәм аңа җиңү тәэмин ителгән дип уйлый. Ләкин алар иң мөһимен - совет солдатлары һәм офицерларының югары дәрәҗәдә үскән сугышчан рухын, түземлеген һәм батырлыгын исәпкә алмыйлар. Мәскәү һәм Сталинград астындагы сугышлар аларга файдага булмый. Әйе, гитлер гаскәрләрен тәҗрибәле хәрби начальниклар җитәкли, әмма аларга талантлы совет полководецлары Г. Жуков, К.Рокоссовский, И Конев, Н Ватутын һәм башкалар каршы тора. Барысы да Курск сугышында халкыбызның, Ватаныбызның язмышы хәл ителүен аңлый. Халкыбызның ихтыяр көче, гасырлык традицияләр, кайнар патриотизм шушы җиңү-нең асылы булып торалар. Әйе, безнең гаскәрләр шушы дәһшәтле үлем тәмугында җиңеп чыгалар, фашистлар Германиясенең сыртын сындыралар һәм, ул еллардагы Англия президенты У.Черчилль әйткәнчә, "герман хәрби машинасының эчәкләрен чыгаралар".

Барысы белән беррәттән Курск дугасы сугышында безнең якташларыбыз да катнаша. Алар дистәләгән, йөзәрләгән кеше була. Алар арасында батырлык һәм каһарманлык үрнәк-ләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләклә-нүчеләр күп. Кызганычка каршы, күпләр әйләнеп кайта алмый, исән кайтканнары да инде безнең арада юк.

Без, исәннәр, фронтта һәлак булганнар яки бүгенге көнгә кадәр яши алмаучыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Моннан 10-15 ел элек районда Курск сугышында катнашкан 10 кеше исән иде, ә бүген шушы вакыйгаларда катнашучы бердәндер кеше - Бөреле җәнлек совхозы поселогыннан Зинаида Леонидовна Ильина гына исән.

Соңгы елларда Курск сугышында катнашкан кешеләр Александр Васильевич Корольков, Дмитрий Федорович Ульянов, Руфина Тимофеевна Крылова (барысы да Биектау район үзәгеннән), Александр Федорович Ульянов (Березовка поселогы), Николай Семенович Соколиков (Бөреле җәнлек совхозы поселогы), Солтан Закир улы Закиров (Дачный поселогы), Фәтхри Хәми улы Хәмиев арабыздан киттеләр. Кызганычка каршы, вакыт ветераннарга карата аяусыз. Алар арабыздан китә тора. Һәм без, бүгенге көндә яшәүчеләр, илнең тарихын яхшы белергә, өлкән буынның безнең бүгенге тормышыбыз өчен бик кыйммәт түләвен онытмаска тиешбез. Алар безгә калдырган рухи байлыкны сакларга һәм үстерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев