Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Күңел әрнеткеч хатлар

27 гыйнвар - Россиядә хәрби батырлык көне - 1944 нче елда совет гас-кәрләре тарафыннан тулысынча Ленинград блокадасын өзеп, шәһәрне немец-фашист гаскәрләреннән азат итү көне. Район мәгариф бүлегендә оештырыла торган музейга килгән экспонатлар арасында педагогик хезмәт ветераны Ахманова Клара Хәмит кызы китергән гаилә архивында сакланган хатлар да бар. Аларны камалышта калган...

27 гыйнвар - Россиядә хәрби батырлык көне - 1944 нче елда совет гас-кәрләре тарафыннан тулысынча Ленинград блокадасын өзеп, шәһәрне немец-фашист гаскәрләреннән азат итү көне.

Район мәгариф бүлегендә оештырыла торган музейга килгән экспонатлар арасында педагогик хезмәт ветераны Ахманова Клара Хәмит кызы китергән гаилә архивында сакланган хатлар да бар. Аларны камалышта калган Ленинградтан Анна Дмитриевна Двоеглазова үзенең кызына - элекке Дөбъяз районының Кече Алат мәктәбе укытучысы Нина Михайловна Двоеглазовага язган. Иң гаҗәпләндергәне - ул хатлар адресатка бер ай эчендә, катлаулы чор өчен чагыштырмача тиз арада килеп җиткәннәр. Мәсәлән, хат Ленинградтан 1941 нче елның 24 октябрендә чыккан, Дөбъяз почта бүлекчәсенә 1941 нче елның 18 ноябрендә килеп җиткән.

Бу хатларда әлеге гаилә үрнәгендә Ленинградта яшәүчеләрнең тарихы чагыла: ачлык, ягулык булмау аркасында салкын өйләрдә туңу, кешеләрнең фатирларын, хезмәт куеп җыйган малларын ташлап туган шәһәр-ләреннән китәселәре килмәү.

1941 нче елның

августында язылган хат.

«Кечкенә бүлмәдә берүзем генә калдым, барысы да таралышып бетте. Марусяны балалары белән Бөгелмәгә озаттылар, Паня да балалары белән китте. Ул вокзалдан открытка җибәргән, әле һаман барабыз да барабыз, кая илтәселәре мәгълүм түгел, дигән. Катяны (Екатерина Михайловна - хәрби врач, хат авторының кызы) армиягә алдылар, әлегә кая җибәрәселәре билгеле тү-гел. Алеша (Алексей Михайлович - авторның улы) Себергә китте, аларның мәк-тәбен Иртышка күчерәләр. Аның белән китәсем килми, барысы да товар вагоннарында баралар, бик куркыныч. Вася практикага китте, Коля турында бернәрсә дә белмим (Вася, Коля - уллары). Күршеләр дә үз балаларын озаттылар.

Безгә хәзер бар нәрсәне карточка буенча бирәләр».

1941 нче елның

24 октябрендә язылган хат.

«Мин элеккечә яшим. Сез барыгыз да мине үзегезгә чакырасыз, тик мин беркая да бара алмыйм, чөнки без камалышта. Тормышыбыз әйбәт түгел. 200 грамм ипи алабыз, яшелчәләр бөтен-ләй юк. Әлегә мин тук, киләчәктә ничек булыр - әйтүе кыен. Әгәр мөмкинлек чыкса, китәргә туры килер. Алеша да, Паня да чакыра. Лена Вася Курган шәһә-рендә яши дип язган. Эльза балалары белән Казанда, Коля турында гына бер хәбәр дә юк. Сораштыр әле, син берәр нәрсә белә алмассыңмы икән. Катя кая да булса китү турында уйламаска да куша. Мин Паня янына китәрмен дигән идем, аның аяклары авырта. Барып чыкмады, Паня бик күңелсезләнде. Ленинградта бик куркыныч, китәргә мөмкинлек тә юк. Вакытлар узгач, бәлки, очрашырбыз әле».

20 нче ноябрьдә

язылган хат.

«Ялгызым гына яшим. Катядан хатлар килә, беркая да китмәскә куша. Алеша белешмә җибәргән, үз янына чакыра. Барырга куркыныч. Бик еш тревогалар була, поездлар йөрми. Алексеевна китәргә җыенган иде, инде соң. Юллар юк. Алда нәрсә көткәнен беркем дә белми. Вася хәрби табиб булып эшлим, дип яза. Хәзер ул Курскида». Адрес: Ленинград, Красный курсант урамы, йорт номеры 20а, 3 нче квартира».

Соңгы хатны Анна Дмитриевна Двоеглазова үл-гәннән соң күршесе А.Михайлова язган. Бу хатны хәрби цензура тикшергән, аның мөһере куелган.

«Хөрмәтле Екатерина Михайловна!

9 июньдә киткән командирларның бүлмәләрен печәтләп бикләделәр, синең әниең яшәгән бүлмә ишеген дә кадаклап куйдылар. 3 июньдә бик көчле утка тоттылар. Безнең йортның урам як тәрәзәләре ватылып бетте, ишегалды ягындагылары исән. Безне әлегә язмыш саклый. Мине кызымның сәламәтлеге нык борчый. Ул өстәмә тукландыруда булса да, гәүдә авырлыгы бер дә артмады. Кыяфәтенә карарга да куркыныч, ач тору нерв системасына нык тәэсир иткән. Бө-тенләй йокламый. Шулай да минем күңелемдә язмыш безне саклар, бу куркыныч чорны узарбыз, сугыш тәмамланыр, дошман җиңелер һәм илгә тыныч тормыш килер дигән өмет бар. Безнең йортта яшәүче врач хатынга әтисе посылка җибәргән булган: сохари, бал, шикәр, дуңгыз мае. Тик посылканы тапшырмадылар. Күршемә дә ике тапкыр ире җибәргән посылканы бирмәделәр. Менә бит нинди хәлләр бар. Минем әйберләрем бик күп, базарлар юк, шуңа күрә сата да, ризыкка алмаштыра да алмыйм. Китәргә җыенмыйм, сәламәтлегем дә, барыр җирем дә юк. Атышларны, көчле утка тотуларны бик авыр кичерәм, элек үземне батыр тота идем, башкаларны да тынычландыра идем. Без синең әниең белән сәгать кичке 8 дән төнге 12 гә кадәр йорт буенча кизү тора идек. Тревогалар вакытында ул миңа керә иде, миңа да икәү булгач тынычрак. Ул бик хәрә-кәтчән иде. 5-6 көн генә авырды. 14 көн мин өстәма туклануда булдым, әйбәт ашаттылар, тик безнең өчен, ач торганнар өчен, бу барыбер аз, гел ашыйсы килеп тора. Эшләмәүчеләргә 300, хезмәткәрләргә 400 грамм ипи бирәләр. Эшчеләргә 500 грамм ипи, айга 400 грамм шикәр, 400 грамм ит бирәләр. Мин 22 килога, кызым 30 килога ябыктык. Бүген кызым дус кызы белән Шуваловога дачага китте, анда түтәлләр бар. Монда, йорт ишегалдында минем дә түтәлләрем бар, әмма утыртырга да, казырга да көчем юк, шуңа күрә бернәрсә дә утыртмадым. Хатларыгызны ешрак языгыз. Сау булыгыз».

Камалышта калган шәһәр-дән килгән хатлар Павел Ахманов гаиләсендә кадерләп сакланган - башта Кече Алат мәктәбендә укытучы булып эшләгән әнисе Нина Михайловна Двоеглазовада, аннан - аның улында. Мәгариф бүлеге музеена аны Павел Ивановичның тол хатыны Клара Хәмитовна тапшырган. Аларны кулга алу гына да күңелне дулкынландыра. Ә хатларны укый башласаң, аларда бернинди дә югалып калу, паника сизмисең. Эш шунда, «зур җиргә» Ленинградтагы хәлләр турында дөреслекне җиткерү рөхсәт ителми. Авыр көннәрдә илдә рухи ныклыкны сакларга кирәк була. Бүген Бөек Ватан сугышы турындагы материалларның күбесе инде сер түгел, Ленинград камалышы турында да акрынлап белә барабыз.

Ленинград һәр россияле өчен кадерле, чөнки биредә кан һәм чиктән тыш сынаулар, авырлыклар белән илебезнең тарихы язылган.

Маргарита ТИМОНИНА әзерләде.

Редакция әлеге материалны биргән өчен Римира Галимовага рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев