Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

“ХӘТЕРДӘН МӘҢГЕ ҖУЕЛМАС КӨННӘР”

Шушы көннәрдә Биектау үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап, репрессияләнүчеләрнең балалары белән очрашу уздырылды. Әлеге тематик кичәне район башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, район үзәк больницасы һәм үзәк китапханә оештырды. - 30 нчы октябрьдә илебез сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтте. Бу көн РСФСР Верховный...

Шушы көннәрдә Биектау үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап, репрессияләнүчеләрнең балалары белән очрашу уздырылды. Әлеге тематик кичәне район башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, район үзәк больницасы һәм үзәк китапханә оештырды.
- 30 нчы октябрьдә илебез сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтте. Бу көн РСФСР Верховный Советының 1991 нче елның 18 октябрендә кабул ителгән "Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында"гы карары белән кертелде. Милли фаҗигаләр турындагы истәлек җиңү турындагы истәлек кебек үк изге.
Бүгенге очрашуыбыз - Россия тарихындагы шушындый коточкыч фаҗигале вакыйгаларны үз башыннан кичергәннәргә карата тирәнтен хөрмәт, аларны искә алу билгесе. Нәкъ менә сез - террор һәм ялган гаепләүләр аркасында һәлак булган миллионлаган кешеләрнең бер өлеше, - диде кичәне ачканда аны алып баручы, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Князева. - Тоталитар режимнан зыян күрүчеләрнең төп-төгәл санын белү мөмкин түгел. "Мемориал" хокук саклау үзәге мәгълүматларына караганда Россиядә хәзер сәяси репрессияләрдән зыян күргән 800 меңләп кеше яши. Болар репрессияләнүчеләр үзләре генә түгел, ә бәлки аларның эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балалары да.
Китапханә коллективы әзерләгән программа кысаларында безнең районнан репрессияләнүчеләрнең балалары район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Г.Газизов, социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Һ.Гайнетдинова, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Л.Ш.Гобәйдуллина, район үзәк больницасының баш табибе Э.Ф.Шәрәфиев һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Р.А.Якупова белән аралаштылар. Хәзерге вакытта безнең районда репрессияләнүчеләрнең балалары - 26 кеше яши, кичәгә шуларның 10сы килде.
Чакырылучылар чәй табыны янында үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сүз кузгаттылар, ә оешма җитәкчеләре аларны ничек хәл итәргә кирәклеге һәм законда нинди ташламалар күздә тотылуы турында сөйләделәр. Кичәдә Туган як музее директоры Б.С.Шиһабетдинов һәм ветераннар советы рәисе Л.С.Зотова катнашты, алар да, үз фикерләрен чагылдырып, чыгыш ясадылар.
Очрашуны оештыручылар аралашу, авыр хатирәләр белән уртаклашу өчен уңайлы, ямьле, дустанә мөнәсәбәтле шартларда шушындый ихлас, күңелгә ятышлы кичә әзерләүләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Чакырылучылардан Каенлык бистәсендә яшәүче Фәридә Госман кызы Ибраһимовага сокланмаган кеше калмагандыр, ул сәламәт яшәү рәвеше белән яши, өлкән яшьтә булуына карамастан, шпагат та ясый, Маяковский шигырьләрен һәм поэмаларын да чатнатып яттан сөйләп бирә. Усад авылыннан Сәмига Гыйният кызы Нуриева безнең кебекләргә башка төбәкләрдә тиешле игътибарлылык күрсәтелми, дип әйтте.
"Өмет" Үзәге хезмәткәрләре чакырылучыларның барысын да район газетасына бушлай язылдырдылар.
Китапханә хезмәткәрләре концерт та әзерләгәннәр: вокаль төркем "Офицерлар" кинофильмыннан патриотик җыр башкарды, кичә азагында Диләрә Әхмәдуллина башкаруында татар телендә аның үзе чыгарган җыры яңгырады.
Очрашу азагында үзәк китапханә системасы директоры З.Ф.Абдуллаҗанова чыгыш ясады, кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм китапханәнең кунакчыл уку залында мондый очрашулар киләчәктә дә булыр, дигән өметен белдерде. Кичә Биектау районы турында татар телендә язылган "Биектавым" дигән җыр белән тәмамланды, аңа кунаклар да бик теләп кушылдылар.
Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташлар да аз түгел. Татарстанда илле меңнән артык сәяси репрессияләнүчеләрнең исемнәре һәм аларның административ репрессияләргә дучар ителгән гаиләләре Хәтер китабының 25 томында мәңгеләштерелде. Яңа буыннар, моның кабатлануына беркайчан да юл куймас өчен, илебез тарихындагы фаҗигале юллар турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тиешләр.

Рәсемнәрдә: Биектау районының үзәк китапханәсендә репрессияләнүчеләрнең балалары белән очрашу вакытында.
А.Тимонин фотосы

Тулырак мәгълүматларны газетаның ("Биектау хәбәрләре") киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев