Авырлыклар сындырмаган, чыныктырган гына
Хәсәнова Рәшидә апа 1924 елның 5 апрелендә Юртыш авылында дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 6 бала үсәләр. Авыр заманнар, ашарга-эчәргә - ризык, кияргә кием юк. Рәшидә апа 17 яше дә тулып җитми, Вениамин исемле егеткә кияүгә чыга. Озак та үтми, авылдан 52 ир-ат, хатын-кызларны җыеп, Бөгелмәгә тимер юл салырга җибәрәләр. Рәшидә...
Хәсәнова Рәшидә апа 1924 елның 5 апрелендә Юртыш авылында дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 6 бала үсәләр. Авыр заманнар, ашарга-эчәргә - ризык, кияргә кием юк.
Рәшидә апа 17 яше дә тулып җитми, Вениамин исемле егеткә кияүгә чыга. Озак та үтми, авылдан 52 ир-ат, хатын-кызларны җыеп, Бөгелмәгә тимер юл салырга җибәрәләр. Рәшидә апа да шулар белән бергә китә. Азрак эшлиләрме-юкмы - Бөек Ватан сугышы башлана.
Аның ире Вениаминны да, башка ир-егетләр белән бергә сугышка алып китәләр. Ул вакытта Рәшидә апа улы Йосыф белән авырлы булып кала. Авылда карт-коры, бала-чагалар, хатын-кызлар гына. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә.
Озак та үтми, авылдан биш хатын-кыз, шулар белән Рәшидә апа да, Буага окоп казырга китәләр. Бик авыр - ачлык-ялангачлык чоры була бу.
1942 елның 14 августында Рәшидә апа Йосыфны дөньяга китерә. Аның сөйләве буенча ул аны басуда эштә вакытта таба. Баланы үзе яшәгән әниләре йортына алып кайта. Юктан башка берни юк, бәрәңге уңышы да бик начар була. Әтисе күгәрченнәр тотып, йолкып бирә, ат кузгалагы, кеше ашарлык барлык үләннәрне җыеп аш пешереп көн күрәләр. Шулай яшәп ятканда, 1943 елны ире Вениаминның үлгән хәбәре килеп ирешә. Рәшидә апа тынсыз кала.
Ире белән өйләнешкән вакытта аңа әле 17 дә тулмаган була, аларны ЗАГСта язмыйлар. Ире сугышта һәлак булгач, ул тол хатын исемен күтәрә алмый. Тормыш дәвам итә. Әти-әни йортында улын 16 яшь тулганчы үстерә.
1958 елда аны Кече Рәс авылы егете Габделрәзакка димлиләр.
Менә шулай Рәшидә апа өчен тагын бер авыр тормыш башлана. Рәзак абыйлар да хәлле гаилә булмый, өйләре иске, ашау-эчү начар. Шулай да кайнанасы Рәҗәп апа сабыр, тырыш кеше була. Ул гаиләне көйләп гомер итә.
Рәшидә апа төрле эштә эшли, колхозда сыер савучыларны да ял иттерә. 45 яшендә үзе фермада сыер савучы булып эшли башлый. 55 яшендә пенсиягә чыга, 60 ка кадәр колхозда төрле хезмәттә була.
Рәшидә апа бик бәхетле әни-дәү әни. Аның 1960 елда Рөстәм исемле улы, 1961 елда Наҗия исемле кызы, 1963 елда Мөнҗия исемле кызы дөньяга килә. Балалары инде һәркайсы үз тормышларын корып гомер кичерәләр.
Рәшидә апаның 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар һәм тиздән тагын 1 оныкчыгы булырга тора.
Рәшидә апа хәзергесе көндә улы Рөстәм, килене Гөлсинә белән гомер кичерә. Ул беркайчан да зарланмый, барына шөкерана кылып, якыннарына саулык, иминлек теләп гомер кичерә.
Без дә аңа алдагы көнендә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш, җан тынычлыгы телибез. Ул тагын да шулай балаларын сөендереп, 100 гә кадәр яшәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев