Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Регина Батршина: «Өйдәге тәртип ирдән дә, хатыннан да тора»

Һәр авылда ихтирам казанган һәм соклану уяткан ныклы гаиләләр бар. Тикмәгә генә гаиләне җәмгыятьнең төп буыны дип атамыйлар, чөнки нәкъ менә анда аның булачак гражданнары тәрбияләнә. Алан-Бәксәр авылында Регина һәм Петр Батршиннар яши. Алар 42 ел бергә гомер кичерәләр. Юлларын икәү башлаган булсалар, хәзер яраткан һәм яратучы нәсел дәвамчылары белән...

Һәр авылда ихтирам казанган һәм соклану уяткан ныклы гаиләләр бар. Тикмәгә генә гаиләне җәмгыятьнең төп буыны дип атамыйлар, чөнки нәкъ менә анда аның булачак гражданнары тәрбияләнә.

Алан-Бәксәр авылында Регина һәм Петр Батршиннар яши. Алар 42 ел бергә гомер кичерәләр. Юлларын икәү башлаган булсалар, хәзер яраткан һәм яратучы нәсел дәвамчылары белән бергә атлыйлар: уллары һәм кызлары бар, алар әти-әниләренә җиде онык бүләк иткәннәр.

Регина үзе дә Олы Битаман авылында ишле балалы гаиләдә туып-үсә, алар биш бала булалар. Кызганычка каршы, әти-әнисе хәзер исән түгел, Ркыя апа иртә үлеп китә, аңа нибары 58 яшь кенә була, Гыйният абый узган ел 88 яшендә бакыйлыкка күчә.

Җирле урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Регинаны күрше Алан-Бәк-сәр авылына китапханәче итеп эшкә җибәрәләр. Авыллар арасы ике километрдан артмый, шуңа күрә фатир эзлисе булмый, һәр кичне эштән соң туган йортыңа кайту бернинди дә кыенлык тудырмый. Бер нәрсә күңелне борчый: Алан-Бәксәрдә нигездә руслар яши, ә ул татар авылында туып-үскән, татар мәктәбендә укыган. Регина рус егете Петр Батршинга гашыйк булырмын һәм кияүгә чыгармын дип башына да китерми.

Авылда мәдәният хезмәткәрләренә күпләгән җәмәгать эшләре башкарырга туры килә. Эш сөючән, пөхтә кызны Алан-Бәксәр авыл Советында күреп алалар һәм аны авыл Советына кассир итеп чакыралар, бераздан секретаре итеп билгелиләр, ә 1994 елдан Регина Гыйният кызы авыл Советы рәисе була. Җирле Советта гомуми хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә, шуларның 17 се - Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы вазифасында. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.

Аның җирле власть органнарында җитәкче вазифаларда эшчәнлегенә анализ ясап, башкарылган эшләрне санап утырасым килми. Бер генә нәрсәне әйтәм: монда мәшәкатьләр һәм физик һәм рухи киеренкелек баштан ашарлык. Шушы киеренке эштә ул гаиләсенә ничек вакыт тапты икән, Регина - ике бала анасы бит?

- Мин яхшы, тату гаиләгә килен булып төштем. Иремнең әти-әнисе Акулина Алексеевна һәм Михаил Павлович, авыр туфраклары җиңел булсын, бик әйбәт, ярдәмчел кешеләр булдылар. Алар бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар иде. Без дә Петр белән мөнәсә-бәтләребезне алар үр-нәгендә корырга тырыштык, - дип сөйли Регина ханым. - Без унсигез ел каенана белән яшәдек. Каенатам безнең туйдан соң бер елдан чак кына артык вакыт яшәде. Әти-әни безгә һәр эштә булышты. Михаил Павлович аяксыз иде, шуңа да карамастан, без йорт сала башлагач, үзенең мотоколяскасына утырып, берничә тапкыр урман хуҗалыгына барды, төзелеш материаллары артыннан йөрде. Мин иремнең әти-әнисенә бик рәхмәтлемен һәм аларны һәрвакыт җылы сүз белән искә алам.

Батршиннар гаиләсендә ике бала. Кызлары Римма хәзерге вакытта ире Илдар белән Әгерҗе районында яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Илдар газ хуҗалыгы хезмәткәре. Ике кызлары бар - Альбина белән Алина, алар әбиләре һәм бабалары янына еш кайталар.

Ә менә уллары Михаил белән киленнәре Рузалия әти-әниләренә биш онык: Эдуард, Артур, игезәкләр Тимур белән Русланны, кечкенәләре Динарны бүләк иткәннәр. Михаил элек "КамАЗ"да эшләгән, хәзер МЧС системасында хезмәт куя. Рузалия - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Өлкән һәм яшь Батршиннарның йортлары кара-каршы урнашканлыктан, 9 кеше нигездә бер зур гаилә булып яши.

- Иртән бабабыз һәм әтиебезне эшкә, Эдуард белән Артурны мәктәпкә озатабыз, Тимур, Руслан, Динарны балалар бакчасына илтәбез. Безнекеләр өерелеп урамга чыккач, күршеләр: «О-о-о! Табун проснулся и каждый поскакал по своим делам» («О-о-о! Ат көтүе уянган, һәркайсы үз юлы белән чабышка чыккан»), дип көлешәләр, - дип елмая Регина ханым. -
1 нче сентябрьдә Тимур белән Руслан беренче сыйныфка барачаклар, Артур - җиденчегә, ә Эдуард тугыз сыйныф тәмамлаган, укуын техникумда дәвам иттерергә уйлый.

Петр бик тә гаилә җанлы ир булып чыга. Эшчән, хатынын хөрмәт итә һәм кайгыртучанлык күрсәтә торган ир һәм ата, йортның төп терәге. Күп ир-атлар кебек, ул да күп сүзле түгел икән, тормышлары турында да, Петрның үзе турында да күбрәк хатыны сөйләде.

- Петр гомер буе шофер булып эшләде. Колхоз барында шоферлар арасындагы социалистик ярышта гел җиңеп чыгып, әйбәт эшләве өчен бүләкләр ала торган иде, - ди горурланып Регина. - Хәзерге вакытта пенсиядә булса да, газ котельныенда оператор булып эшли әле. Петрның бик күркәм сыйфаты бар - ул өй мәшәкатьләрен монысы хатын-кыз эше, ә тегесе ирләрнеке дип аермый, бөтен нәрсәдә булышырга гына тора. Аның ярдәме булмаса, мин 39 ел буена авыл җирлегендә эшли алмаган булыр идем.

Быел Халыкара гаилә көне уңаеннан Батршиннарны матур, үрнәк гаилә буларак котларга районның ЗАГС бүлеге һәм социаль яклау идарәсе начальниклары Нурзидә Җиһаншина белән Рания Гайнетдинова килгәннәр иде. Алар бу йортка иминлек, бәхет, шатлыклар теләделәр.

- Сау-сәламәт булып, балаларыгызны, оныкларыгызны куандырып һәм аларга матур үрнәк күрсәтеп, озак яшәгез, - диделәр килгән кунаклар.

Регинадан гаиләне саклап калу өчен яшь парларга нинди киңәшләр бирәсез, дип сорадым.

- Тормыш булгач, төрле хәлләр була, үпкәлә-шүләр, бер-береңне аңлап җиткермәү, игътибарсызлык, көнләшүләр дә килеп чыккалый. Сабыр булырга, бер-береңә юл куярга, киеренке мизгелләрдә дәшми кала белергә, әйтәсе килгәннәрне соңыннан, тынычланып беткәч әйтергә өйрәнергә кирәк, - дип җавап бирде Регина Гыйният кызы. - Өйдәге тынычлыкны, андагы тәртипне ир белән хатынның икесенең дә бердәм тырышлыгы белән генә сакларга була. Өйдә үзара аңлашу, татулык булса, анда тизрәк кайтасы гына килеп тора бит.

Аңлашылганча, Батршиннарның тормыштан ямь табып яшәвенең бернинди сере дә юк икән. Төп үзенчәлек гаиләдәге бөтен нәрсәнең яратуга, бер-берсенең кадерен белүгә, үзара хөрмәткә корылган булуында - бары шул гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев