Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

“Кадерле әниеңне котла!”

"Өмет" Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Бөтенроссия Әниләр көненә багышлап, "Кадерле әниеңне котла!" дигән конкурс уздырдылар. Аның максаты - гаиләнең рухи кыйммәтләрен ныгыту, кеше тормышында ана ролен аңлау, конкурс эшләрен башкарганда башлангыч сыйныф укучыларының иҗади сәләтен арттыру. Конкурска әниләренә мәхәббәт белән сугарылган 127 хезмәт кабул ителде....

"Өмет" Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Бөтенроссия Әниләр көненә багышлап, "Кадерле әниеңне котла!" дигән конкурс уздырдылар.
Аның максаты - гаиләнең рухи кыйммәтләрен ныгыту, кеше тормышында ана ролен аңлау, конкурс эшләрен башкарганда башлангыч сыйныф укучыларының иҗади сәләтен арттыру. Конкурска әниләренә мәхәббәт белән сугарылган 127 хезмәт кабул ителде. Жюри әгъзаларына арадан иң яхшыларын сайлап алуы җиңел булмады.
Конкурста Олы Кавал, Коркачык, Мүлмә, Каенлык, Сая мәктәпләре актив катнашты.
Беренче сыйныфлар арасында иң яхшы хезмәт Альмира Исхакованыкы (Коркачык мәктәбе), 2 нче урында - Альмир Шаһивәлиев (Күлле), 3 нче урында - Тимур Касыймов (Шәпше).
Икенче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Анастасия Корчагина белән Виктория Прибылова (Шуман) яулады. 2 нче урында - Арина Буканина
(1 нче Биектау мәктәбе), 3 нче урында - Алексей Дербенев (Шәпше мәктәбе).
Өченче сыйныфлар арасында җиңүче Ризилә Бариева (Алан-Бәксәр), 2 нче урында - Булат Закиров (Алат), 3 нче урында - Карина Киселева (Каенлык).
Дүртенче сыйныфлар арасында иң яхшы хезмәт Илмир Әхмәтҗановныкы (Мәмдәл), 2 нче урында Назлыгөл Хәйруллина (Коркачык), 3 нче урында - Камилә Низамова (Чыпчык мәктәбе).
Конкурста актив катнашулары өчен башлангыч сыйныф укытучыларына һәм укучыларына рәхмәт белдерәбез. Аларга иҗади уңышлар телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев