Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн ел саен 8 нче июльдә билгеләп үтелә. Дөрес, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең дәүләтнеке дигән статусы юк, шуңа күрә эш көне булачак ул. Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль - гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә...

Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн ел саен 8 нче июльдә билгеләп үтелә. Дөрес, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең дәүләтнеке дигән статусы юк, шуңа күрә эш көне булачак ул.

Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль - гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер "Петр һәм Феврония турында повесть" мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә бит. Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә җыенган һәркем бу тарихны белергә тиеш.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль чыгарды. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Быел безнең районнан бу медальгә Алан-Бәксәр авылында 51 ел бергә яшәгән, 5 бала тәрбияләп үстергән Нәбиха Шәфыйк кызы һәм Нурхәмәт Мәрдан улы Мәрдановлар гаиләсе лаек булды. Медаль тантаналы рәвештә 8 нче июль көнне район күләмендәге бәйрәмдә тапшырылачак.

Фото с сайта http://pln-pskov.ru/letters/91685.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев