Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Балаларны кечкенәдән үк ут белән шаярмаска өйрәтегез!

Ел саен янгыннар меңләгән кешенең гомерен кисә. Һәр 6-8 нче янгын балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыга. Сәбәбе - балаларны янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә өйрәтмәүдә, кечкенәләрне өйдә үзләрен генә калдыруда. Бу баланың үзенә дә, гаиләнең башка әгъзаларына да куркыныч тудыра, зур гына матди зыян да китерергә мөмкин. 2014 елның 2 гыйнварында...

Ел саен янгыннар меңләгән кешенең гомерен кисә. Һәр 6-8 нче янгын балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыга. Сәбәбе - балаларны янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә өйрәтмәүдә, кечкенәләрне өйдә үзләрен генә калдыруда. Бу баланың үзенә дә, гаиләнең башка әгъзаларына да куркыныч тудыра, зур гына матди зыян да китерергә мөмкин.

2014 елның 2 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендәге квартираларның берсендә янгын чыга. Бу вакытта анда 2003, 2005, 2006, 2008, 2010 елгы биш бала, шулай ук аларның 1975 елгы әтиләре Р. Бикмөхәммәтов була. Барысы да йоклыйлар. Ике бала авылда туганнарында кала, хатыны эштә була. Күршеләре әйтүенә караганда, бу эчкечелек белән мавыкмый торган, иркен тормышлы тыныч гаилә. 2006 елгы уллары, уянып, уйный башлый һәм әтисенең кабызгычын алып, келәттә әйберләр тутырылган капчыкка ут төртә. Төтен исенә уянган әтиләре бер ир-ат ярдәмендә өч баланы квартирадан алып чыга. Ә 2005 һәм 2008 нче елгы ике кыз башка йокы бүлмәсендә булалар. Алар ис газына агуланалар, агулану бик көчле була һәм балалар район үзәк хастаханәсендә җан бирәләр.

Балалар еш кына үзләре генә калганда катлаулы хәлләргә юлыгалар. Янәшәдә өлкәннәр юк, бала үзен бары тик үзе генә коткара ала. Менә мондый очракларда баланың тормышы аның килеп туган хәлдән чыгу юлын таба белү күнемәләреннән тора. Шуңа күрә балаларны янгын чыккан очракта ничек котылу чараларына кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.

Нияз МУСКЕЕВ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРдагы Дәүләт учреждениесе күзәтү эшчәнлеге идарәсенең ВМР күзәтү эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев