Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
гаҗәеп хәлләр

Утыз яшьлек укытучы унбиш яшьлек укучысына кияүгә җыена

Өчлегә укыганыңа төкерәм мин, дип яза инглиз теле укытучысы.

Красноярск өлкәсендәге Канск шәһәрендә җәнҗал чыккан. 30 яшьлек инглиз теле укытучысы Светлана Ф. 15 яшьлек 9 сыйныф укучысы Никитага кияүгә чыгарга җыена. Бу турыда Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында сөйләштеләр.

Укытучының хисле хатларын җәмәгатьчелек белеп алган. «Иреннәреңнән чынлап үбәсем, колакларыңны телем белән назлыйсым килә. Күлмәгеңне салдырып, күкрәгеңә орынасым килә. Йоклый алмыйм, ашый алмый, яши алмыйм. Күз алдымда гына торасың. Мондый хәлне беренче тапкыр кичерәм. Өчлегә укучы булуыңа төкерәм мин. Синең белән булыр өчен, эштән дә кайтып китә алмыйм», — дип язган Светлана үзенең укучысына.

22 сентябрь кичендә Светлана Трофимның «Я сегодня ночевал с женщиной любимою» җырын социаль челтәрдә Никитага җибәрә. Мәхәббәт аңлатып хат яза.  Шуннан соң үсмер малай Никита бу хатны иптәш кызларына җибәрә. Кызларның берсе исә директорга хәбәр итә. Инглиз теле укытучысы 15 яшьлек малайга сексуаль яктан бәйләнә дип сөйли.

Директорга хәбәр итүче кызларының инглиз теле укытучысы белән конфликтта булуы да билгеле. Мөгаен, шуңа күрә дә кызлар җитәкчегә хәбәр иткәндер.

Хат социаль челтәрләргә таралган. Светлананы эштән куганнар. Аны азгынлыкта, педофилиядә гаеплиләр. Ә укытучы гашыйк булдым ди.

«Минем чыннан да аның белән буласым килә. Хәзер түгел. Аңа 18 яшь тулгач. Никита, мин синең кулыңны тотасым килә, без синең белән ЗАГСка барырбыз», — ди Светлана.

«Прямой эфир» тапшыруында Светлана сөйләгәнчә, Никита дәрестә аңа карап торган, күзләрен уйнаткан. Ул «миңа хатын-кызбуларак» игътибар итте, дип сөйли ул.

Укытучы балага кагылырга ярамаганын, моның өчен җинаять җаваплылыгы булуын да белә. «Безнең арада физик контакт булмады», — дип раслый.

Хәзер укытучысы эшсез. Светланага Никита яши торган йортка якын килү тыелган. Никитаның әти-әнисе исә баладан телефонын да, компьютерын да тартып алган.

Светлананың элекке ире Александр азгын хатыннан үз балаларын да алып китмәкче була. Элекке ире сүзе буенча, Светлана яшүсмерләр белән мондый эшне беренче генә эшләми икән инде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/utyz-yashlek-ukytuchy-unbish-yashlek-ukuchysyna-kiya-g-yena/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев