Һәрчак яңалыкка омтыла
Очраклы кешеләрнең мәктәптә озак эшли алмавы күптән билгеле инде. Андыйлар килә дә китә, ә педагогикага тугрылары, үз эшләрен һәм балаларны яратучылары, шушы эшкә үзләрен тулысынча багышлаганнары кала.
Хезмәт - безнең тормышның нигезе. Кешегә яшәү шатлыгы бирүче яраткан эшеңнән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Кайбер кешеләр эшенә бөтен җаны-тәне...