27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Спорт мәктәбе укучыларының яңа җиңүләре
Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә яңа ел уңышлы башланып китте. 10 гыйнвар көнне "Биектау" универсаль спорт комплексында спорт мәктәбе шәкертләре каратэ буенча төсле билбауларга ия булу өчен имтихан бирде. 17 нче гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 8-13 яшьлек балалар арасында сетокан-каратэ - көнчыгыш кара-каршы сугышы буенча Татарстанның ачык...
-
Тикшерүдә – балахокуклары
Биектау районы прокуратурасы балигъ булмаганнарның торакка хокукларын бозуны туктатуны суд тәртибендә таләп итә. Биектау районы прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчасы белән эш итүдә балигъ булмаган балаларның торакка хокуклары саклануны тикшерде. Биектау муниципаль районының Пановка авылында яшәүче хатынга, 2009 нчы елда икенче баласы тууга бәйле рәвештә, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты...
-
Тиешлесе – эшләнде, ә эшләнәсе тагын да күбрәк
Ел саен гыйнвар-февраль айларында район, төрле оешма җитәкчеләре халык белән очрашалар. Әле күптән түгел генә шундый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә булды. Төзекләндерү, авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен авылларда ниләр башкарылуы турында Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров сөйләде. - Узган ел җыенда без балалар бакчасы төзү, юллар ремонтлау мәсьәләсен кузгаткан...
-
Усад паркында кышкы уеннар
Усад авылының иске паркы менә ничәнче кыш инде һәр якшәмбедә балалар һәм өлкәннәрне бергә җыя. Бирегә теләге булган һәркем килә ала. Бигрәк тә бала-чага куанычыннан нишләргә белми: кызыксынасың икән - тренер ярдәмендә атка атланып йөри аласың, я булмаса, кар машинасына беркетелгән олы чанага утырып, җил белән "ярышудан" ләззәтләнәсең. Мондый күркәм...