Башкалага – Чыршы бәйрәменә!
25 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда республиканың Яңа ел чыршысы уздырыла.
Гадәт буенча республика чыршысына җөмһүриятебезнең барлык районнарыннан укуда, җәмәгать эшчәнлегендә башкалардан аерылып торучы, спортта җитди уңышларга ирешүче 11-16 яшьлек балалар чакырыла. Яңа ел тамашасының сценарие турында алдан хәбәр ителми. Аны оештыручылар сүзенә караганда, бәйрәмдә берәүгә дә күңелсез булмаячак. Республика...