25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Биектау хоккейчыларының бүгенге уен нәтиҗәләре: ике зур җиңү
Бүген Биектау районы хоккей командаларының үз лигаларында уеннары узды. Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча уеннары кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы Саратовның "Кристалл" командасы белән көч сынашты. Уен 0:10 исәбе белән безнең команда файдасына төгәлләнде, кичәге җиңелү өчен менә дигән реванш алу булды бу. "Биектау" боз сараенда...
-
Гаризалар бирү срогы озайтыла
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "ТАСС". Документ буенча беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 1 февральдән 24 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Беркетелгән территориядә балалары...
-
Россиялеләрнең быелгы ялы 12 процентка арзангарак төшкән
Ял итүчеләр уртача 36 мең 26 сум акча тоткан. Россиялеләрнең быелгы ялга тоткан уртача суммалары былтыргыдан 12 процентка ким, әмма алдан планлаштырылган чыгымнардан артып киткән, дип хәбәр итә INTERFAX.RU ВЦИОМ генераль директоры Валерий Федоров мәгълүматына сылтама белән. "Быелгы җәйдә ялга баруның фактик бюджеты уртача 36 мең 26 сумны тәшкил иткән,...
-
Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану Җиһаншинага 100 яшь тулды
Бүген Биектау районы Өллә авылында яшәүче Сәгадәтбану Җиһаншинага 100 яшь тулды. Әлеге мөхтәрәм ханымны матур бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Сәгадәтбану апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ире-фронтовик та мәктәптә хезмәт куйган. Бергә-бергә өч бала: ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы...