23 февраль 2017 яңалыклары
-
Иң яхшы Ватан сакчысы фотосы билгеле булды
Бүген 23 февраль! Димәк, Ватанны саклаучылар көненә багышланган фотоконкурска нәтиҗә ясар вакыт җитте. Айдар Шәңгәрәевның biektaw.ru сайтына урнаштырылган фотосы татар һәм рус телендәге сайт битләрендәге тавышларны бергә кушкач, барлыгы 103 тавыш җыеп, "Биектау" медиахолдингы февраль ае башында игълан иткән "Дембель альбомын ачканда" фотоконкурсы җиңүче дип табылды. Ул Казандагы интерактив-фәнни "Лабораториум"...
-
Олы Кавал авыл җирлеге командасы - КВНның икенче уены җиңүчесе (+ФОТО)
Кичә 22 февраль көнне Биектау районының Үзәк мәдәният йортында Биектау районы авыл җирлекләре арасында уздырылган КВН уеннарының икенчесе узды. Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Олы Кавал авыл җирлеге, икенче урынны Әлдермеш һәм Айбаш авыл җирлекләре командалары һәм өченче урынны Алан-Бәксәр авыл җирлеге командасы алды. Уенның җиңүчесе 6 нчы апрельдә узачак...
-
Кече Рәс авылы халкы бергәләп чаңгы шуарга чыккан (+ФОТО)
Суыксу авыл җирлегенең Кече Рәс авылы халкы бүген үзара чаңгы ярышлары уздырган.
-
"Биектау" медиахолдингы Казанда воркшоп эшчәнлегендә катнашты (+ФОТО, ВИДЕО)
Кичә 22 февраль көнне Казанның "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә Россиянең атказанган артисты, Мәскәү шәһәреннән кидгән Владимир Демидов һәм "Биектау" медиахолдингы директоры һәм хезмәткәрләре катнашында воркшоп узды. Әлеге чарада катнашкан балалар артистка һәм журналистларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, талантларын күрсәттеләр. Владимир Николаевич "Биектау ТВ" белән бергә тормышка ашырылачак иҗади студия турында сөйләде.
-
Руслан Якупов - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Руслан Якупов. "Кем спорт ярата - шул сәламәт һәм көр", дип әйтелә латын әйтемендә. "Биектау FM" йолдызы тапшыруының бүгенге йолдызы сәламәт яшәү рәвеше...
-
Биектау авылында яшәүче Анна Жемкова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Бүген 23 февраль көнне Биектау районының Биектау авылында яшәүче Анна Ивановна Жемкова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Озын гомерле райлндашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы Рустәм Кәлимуллин килде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлай телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. Анна...
-
Радик Закиров: “Районның “Көрәшсез җиңүләр юк” шигарен һәрчак күңелемдә йөртәм”
Радик Закиров - Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры. Нәкъ менә аның тәрбиясендәгеләр - Булат Фәхриев белән Мурат Минһаҗев Татарстан Республикасы Беренчелегендә призлы урыннарны алдылар. Радик Закиров Биектау районының Мүлмә авылында яши һәм эшли. 2009 елдан ул - көрәш тренеры. Хезмәте - һөнәр генә түгел, яраткан шөгыле дә. -...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле биектаулылар! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим. Безнең илебез тарихы - ул патриотлар тарихы, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Бүген без канлы сугышта Ватанны саклап кабатланмас батырлык үрнәкләре күрсәткән ата-бабаларыбызны горурлык хисләре белән искә алабыз. Безнең арада үзләренең патриотик бурычларын...