22 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Рейдлар куркынычсызлык максатында уздырыла
Районда яшәүчеләренең йортларындагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе беркайчан да көн тәртибеннән төшми. Салкыннар башлану белән аның актуальлеге тагын да арта. Югары Ослан районында агач йортта янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән ике бала һәлак була. Биектау районында ел башыннан исәпләгәндә генә дә 6 янгын очрагы теркәлде, аларда 1 кеше һәлак булды, тагын 1 кешегә зыян килде. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле, социаль яклау хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы хезмәткәрләре белән берлектә электр һәм ягып җылытыла торган мичләрдән файдалану кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерү максаты белән күп балалы гаиләләргә рейдлар уздыралар.
-
Прививка ясатып, үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйбыз
Дүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә COVID-19дан массакүләм вакцинацияләү башланды. Әлегә прививка ясатырга теләүчеләр күп түгел, әмма белгечләр әйтүенчә, бу вакытлы күренеш кенә.