21 июнь 2026 яңалыклары
-
Ялган медицина белешмәләре өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный
Ялган медицина белешмәләре әзерләү һәм куллану өчен Россиядә җинаять җаваплылыгы көчәйтелде. Хәзер мондый гамәлләр өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралырга мөмкин.
-
Россиядә 1 сентябрьдән МРТны табиб җибәрүе булмыйча да үтәргә мөмкин булачак
1 сентябрьдән башлап Россиядә магнит-резонанс томографиясен (МРТ) табиб җибәрүе (направление) булмыйча да узарга мөмкин булачак. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карарларында әйтелә.