21 февраль 2013 яңалыклары
-
РАЙОНГА РЕСПУБЛИКА ПРЕЗИДЕНТЫ КИЛДЕ
Бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш башланганчы ул район территориясендә эшләүче промышленность предприятиеләре продукциясе һәм Биектауның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре күргәзмәләрендә булды. "2012 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга үсеш перспективалары турында"гы доклад белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин...
-
ҺӘРКЕМ ЛИДЕРЛЫККА ОМТЫЛДЫ
Спорт соңгы елларда тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Моңа 2013 елда Казанда узачак Универсиада, 2014 елда Сочида булачак Олимпиада көчле этәргеч бирде. Универсиаданы каршылап, башкалабыз көннән-көн матурлана, купшылана бара, ләкин тышкы матурлык белән генә җиңү яулап булмаганын, ә ныклы әзерлек кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Бу яктан Биектау районы да башкаладан калышмаска...
-
ОФИЦЕР – ГЕРОИК ПРОФЕССИЯ
Һәр елдагыча, 23 нче гыйнвардан 23 нче февральгә кадәр мәктәбебездә оборона-спорт айлыгы уздырылды. Үзебезнең мәктәпне тәмамлап, хәзер Кораллы Көчләрдә офицер булып хезмәт итүчеләрне мәк-тәпкә яшьләр белән очрашуга чакыру матур традициягә әйләнде. Андыйлар бездә берничә. Төрле елларда Казан шәһәренең төрле хәрби уку йортларын тәмамлаган бертуган Шәмсиев Азат һәм Илназлар бездә еш...
-
СПОРТ МАСТЕРЛЫГЫНА КАНДИДАТЛАР
Яңа елның беренче айлары вакыйгаларга бай булды һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә күңелле нәтиҗәләр алып килде. Бокста җиңүләргә ирешүче спортчылар байтак. Илнар Гафиатуллин үзен тәҗрибәле спортчы буларак танытты. Һәр ярышта да осталыгын күрсәтә алды. Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия турнирында Илнар, "Б" классында өч ярышта катнашып, шундый күләмле һәм...
-
САФЛАР ИШӘЯ ҺӘМ НЫГЫЙ
"Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы, "Бердәм Россия" курсын яклап, актив сәяси һәм идеологик эшчәнлек алып бара. Шушы көннәрдә аның тормышында мөһим чара булды. Партиянең Биектау җирле бүлеге җитәкчесе Лиана Гатина тантаналы шартларда 13 хезмәткәргә "Бердәм Россия" партиясе билетларын тапшырды. Балалар бакчасы җитәкчесе Ильвира Фәрид кызы Хәйретдинова партия билетын "Бердәм...
-
ЯҢА ХЕЗМӘТЛӘР КҮРСӘТЕЛӘ
Социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге 2012 елда башкарылган эшләр турында йомгаклау киңәшмәсе уздырды. Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Л.Т.Сибгатуллина чыгышында узган елда хезмәт күрсәтелгән тормышта кыен хәлдә калган ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар саны 389 дан 404 кешегә кадәр артты,...
-
ФЕРМЕРЛАРГА ЯРДӘМГӘ
Күптән түгел районда зур семинар уздырылды. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы советнигы Фәридә Гобәйдуллина, Санкт-Петербургтан килгән "Авыл хуҗалыгы үсешенең бердәм үзәге" авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү Фонды җитәкчесе Клим Галиуллин катнашты. Район семинары фермерларның эшлекле активлыгын арттыруга багышланды. Фонд хезмәткәрләре күп регионнарга баралар, авылда табышлы...