Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый
Биектау районының 1 нче урта мәктәбендә татар милләтеннән булган әти-әниләр һәм балалар өчен «Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый» дип исемләнгән конференция узды. Ул татар телен, гаиләдә милли гореф-гадәт, йолаларны саклау, аларны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Конференция эшендә төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре, Татарстанның мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.