Консультация үзәкләре - яшь әти-әниләргә ярдәмгә
Биектау районындагы ике балалар бакчасына берәр миллион сум акча
биреләчәк. Биектау авылындагы “Петушок” һәм “Сандугач” балалар бакчалары
консультация үзәкләре оештыруга 1 миллион сумлык грант ияләре булдылар.
Мондый үзәкләр 0-3 яшьлек балалар үстерүче, тәрбиягә һәм медицинага
кагылышлы мәсьәләләрдә консультация кирәк булган яшь әти-әниләргә, шулай
ук, чират зур булганлыктан, балалары әлегә балалар бакчасына йөрмәүчеләргә
ярдәм итү максатыннан оештырыла.