Җәмәгать мунчасы кабат үзенең ишекләрен ача
Биектау станциясе, Кооперативная урамы 20 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать мунчасы күпмедер вакыт эшләми торган иде. Июль ае уртасында аны әҗәтләрен түләмәгән өчен яптылар. Һәм менә, ниһаять, ул юынырга, сөйләшергә, яңалыклар белән уртаклашырга теләүчеләр өчен кабат үзенең ишекләрен ача.
Мунча эчендә уздырылган төзекләндерүдән кәнагать калырлык. Бөтен җир буялган, чистартылган, ялтыратылган....