Куркынычсызлык чаралары көчәйтелә
Биектау районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы бу атнада чәршәмбе көнне булды.
Комиссия әгъзаларыннан кала, анда мәктәп, спорт объектлары директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, куркыныч ихтималы зур булган объектлар җитәкчеләре чакырулы иде. Утырышны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Дөньядагы терактларга бәйле фаҗигале вакыйгалар аркасында, безнең илдә халык күп җыела...