Китап, шигърият, шагыйрьләр бәйрәме...
Безнең районда быелгы әдәбият елы республиканың танылган шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашуларга, шигърият кичәләренә, конкурсларга һәм фестивальләргә бай булды. 14 октябрьдә районыбызга Татарстанның әдәбият эшлеклеләреннән һәм нәширләрдән зур делегация килде.
Район үзәгенә "Китап бәйрәме"нә шулай ук район китапханәчеләре, авыл мәдәният йортлары һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,...